Яңа Мәлкәннән махсус хәрби операциядәгеләргә окоп шәмнәре озатылды
Минзәлә районының Яңа Мәлкән авылы мәдәният йорты һәм китапханәсе хезмәткәрләре окоп шәмнәре ясап, гуианитар ярдәм җыю пунктына илтеп тапшырды.
Мәлкән авылы мәдәният йорты һәм китапханәсе берлектә окоп шәмнәре ясадылар.
«Бу шәмнәр, безнең кадерле солдатларыбызга өй җылысы бирсеннәр, аларны рухландырсыннар һәм туган якларына исән-сау кайтуларын тизләтсеннәр иде дип телибез. Аларның батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен без бик рәхмәтлебез.
Аларның хезмәте – безнең иминлегебез өчен. Без бу изге гамәл белән аларга рәхмәтебезне белдерәбез, аларның һәр адымын уңышлы итсен дип телибез», – диләр мәлкәнлеләр.

Изге эшкә авыл халкы да читтә калмый, һәркем үз өлешен кертә, яшьләр дә, өлкәннәр дә бердәм булып, кулдан килгәнчә ярдәм итә.
Окоп шәмнәре – ул суык окопларда батыр егетләрне җылытып кына калмыйча, туган йортның, якыннарының изге теләкләрен, җылы хисләрен дә җиткерер, дип ышанабыз.


С.Упаева фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев