Яңа Илектә «Покрау көне» дигән фольклор бәйрәме узды
Покрау – иң мөһим көзге бәйрәмнәрнең берсе.
10 октябрьдә Бакалы районының Яңа Илек мәктәбендә Покрауга багышланган бәйрәм уздырылган. Әлеге проект чарасы Россия "Знание" җәмгыятенең 2025 елгы ата-аналар берләшмәләре конкурсы җиңүчесенең акчалата бүләге хисабына үткәрелгән.
«Бәйрәмнең төп хуҗабикәләре - балалар бакчасында тәрбияче, ата-аналар советы члены Надежда Жадова һәм аның кызы Яна (9 нчы класс укучысы) иде. Бергәләп кунакларны каршы алдылар, традиционон табын әзерләделәр. Покрау бәйрәме халык календарендә аерым бер чорны билгели, көзнең кышка алмашуын символлаштыра. Бәйрәм традицияләре түбәндәгеләрне үз эченә ала: көзге кыр эшләренең тәмамлануы; кышкы әзерлек чорының башлануы; йортларны традицион җылыту; кызларның бергә җыелып утырулары.
Покрау бәйрәменең туй сезоны өчен аерым әһәмияте бар – бу чорда өйләнешүчеләрнең гаиләсе нык була дип санала. Шуңа күрә, бәйрәмне традицион рәвештә, көзге туйлар башлану белән дә бәйләгәннәр. Покрау көнне гаиләне бәйрәм табынына җыю, традицион ризыклар пешерү, халык җырларын җырлау; борынгы уеннар уйнау; халык ышанулары турында сөйләшү гадәткә кергән.
Балаларга боларның барысын да аңлатып, Покрауның бары тик календарь датасы гына түгел, ә керәшеннәрнең мәдәни тормышында буыннар бәйләнешен саклаучы һәм милли традицияләрнең байлыгын тапшыручы мөһим вакыйга булуын искәрттек. Бәйрәмдә халык җырулары яңгырады, килгән кунаклар биеделәр, традицион уеннар уздырылды, төрле эчлекле пируклар белән сыйландык. Балалар һәм ата-аналар бәйрәм традицияләре белән кызыксындылар, аның керәшеннәр мәдәниятендәге әһәмияте турында белделәр”, – дип сөйләде директорның тәрбия эшләре буенча киңәшчесе Елена Кудряшова.
Елена Кудряшова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев