Яңа елны дөрес каршылагыз
Бусагада — ат елы. 2026 ел Утлы кызыл ат символы астында үтә. Ул зур мөмкинлекләр, үзгәрешләр чоры булачак. Аны тиешенчә каршы алырга онытмагыз.
Ничек киенергә?
Гороскопка ышанучылар Яңа елны каршылаганда иркен, киң киемнәргә өстенлек бирсәләр, яхшы. Хатын-кызлар ефәк, атлас яки шифоннан тегелгән күлмәкләр кисә, Ат күңеленә хуш килер. Яңа ел төне өчен бәйрәм киеме сайлаганда, елның ут стихиясенә җитми торган элементларга — су һәм металлны хәтерләткән зәңгәр, көмешсу, алтын төсләргә игътибар итегез. Көмеш һәм алтын бизәнү әйберләре тагарга онытмагыз.
Өй бизәлеше
Бәйрәм табыны әзерләнәчәк өстәлгә зәңгәр яки көмеш төсендәге ашъяулык ябыгыз. Мондый өстәлдә алтын яки ат төстәге салфтекалар һәм шәмнәр матур күренер.
Чыршыны ак, көмешсу, алтын һәм зәңгәр шарлар белән бизәгез. Чыршы ботакларына йолдызлар, кар бөртекләре һәм, әлбәттә, өйгә уңыш китерә торган дагалар эләргә онытмагыз.
Нәрсә әзерләргә?
Табында ел хуҗасы Атка ошый торган ризык булсын. Җиләк-җимеш, яшелчә һәм кабымлыклар... Атның яраткан ризыгы солыга да урын табыгыз: солы печеньесе, гранола. Кишер яки алма пирогы пешерегез. Яңа ел табынына балык һәм креветка да куегыз.
Теләк
Ат ялгызлыкны яратмый, Яңа елны гаиләгез яки дусларыгыз белән каршылагыз. Төн уртасы җиткәндә табында зәңгәр шәм яндырыгыз һәм үтеп бара торган 2025 елга рәхмәтегезне әйтегез. 2026 елда үз алдыгызда нинди яхшы максатлар куясыз, шул хакта уйлагыз. Сәгать телләре төнге уникене сукканны шул матур хыялларыгыз канатында көтегез.
Бүләк
Якыннарыгызга вак-төяк бүләк итмәгез. Бүләкләр: спорт залына абонемент, сәяхәт яратучыларга — матур чемодан, атта йөрергә сертификат. Шулай ук, күннән эшләнгән каеш, ефәк яулык, сәгать, бизәнү әйбере дә сайлый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев