Яңа Балыклы мәдәният йортында хәтер кичәсе узды
28 февральдә Бакалы районының Яңа Балыклы авылы мәдәният йортында махсус хәрби операциядә катнашучы Анатолий Сидоровка багышланган хәтер кичәсе узды.
Мәдәният йорты методисты Наталья Васильева Анатолий Геннадьевичның тормыш юлы турында җылы истәлекләр белән уртаклашкан һәм Ватанны саклауның уртак эшенә керткән өлешен ассызыклап үткән. Геройның иң авыр хәлләрдә күрсәткән югары профессионализмын һәм фидакарьлеген билгеләп үткән.
«Анатолий Геннадьевичның туганы Ирина Сидорова җыелган кунакларга үз гаиләсе турында сөйләде, гаилә тарихларын һәм абыйсы белән бәйле якты мизгелләрне искә алды. Ул үз чыгышын «Торналар» җырын башкару белән тәмамлады, бу җыр югалту ачысын һәм үз бурычын намуслы үтәгәннәр өчен горурлыкны тәэсирле итеп чагылдырды.
Кичәнең ахырында Анатолий Геннадьевичның мемориаль тактасына чәчәкләр кую символик рәвештә узды. Чарада катнашучылар үз Ватанының тынычлыгы һәм чәчәк атуы хакына гомерен биргән геройның якты истәлеген бер минутлык тынлык белән искә алдылар», – дип сөйләде Наталья Васильева.


Наталья Васильева фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев