Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Яңа Балыклы китапханәсендә “Герой якташларыбыз» дигән батырлык дәресе узды

26 августта Бакалы районының Яңа Балыклы китапханәсендә Россия Оборона министрлыгының «Армия мәдәнияте көннәре» федераль проекты кысаларында, махсус хәрби операция геройларына багышланган, «Герой якташларыбыз» дигән батырлык дәресе узды.

Чара Россия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасының дәүләт гимннарын башкару белән башланган. Китапханәче Наталья Васильева "Үзебезнекеләрне ташламыйбыз! Нәрсә өчен көрәшәбез" дигән интерактив күргәзмә тәкъдим иткән.

“Балалар үзләренә туган геройларының фотоларын алып килделәр. Дәрес барышында яшь катнашучылар Россия солдатларының батырлыкларына багышланган шигырьләр сөйләделәр, Ирина Сидорова "Сугышны онытмагыз" җырын башкарды.

Иң мөһим моменты – геройларны искә алу өчен бер минут тынлыкта тору, шулай ук, махсус хәрби операциядә катнашучылар истәлегенә багышланган мемориаль такталарга чәчәкләр салу булды.

Шулай итеп, бу чара яшьләрне патриотлык рухында тәрбияләүнең мөһим элементына әйләнде, ил тарихына һәм мәдәниятенә, шулай ук аның саклаучыларының батырлыкларына хөрмәт тәрбияләүгә ярдәм итте”, – дип сөйләде Наталья Васильева.

Наталья Васильева фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев