Якты Күлдән Ольга Долгова: «Бала чакта әни керәшен бәйрәмнәре, йолалары турында сөйли иде»
Ольга Долгова Зәй районының Якты Күл авылында туып-үскән. Хәзерге вакытта Яр Чаллы шәһәрендә гомер итә.
Тәрбия беренче чиратта семьядан килә торгандыр. Без гаиләдә алты бала үстек. Әниебез күрше Сәрапәле авылыннан, керәшен бәйрәмнәрен, йолаларны яхшы белә иде, аларны безгә дә сөйләп калдырды. Күрше авылга ничек утырмага барулары, үзенең, җырак бабай белән җырак әбиләрнең гаилә тарихлары белән таныштырды, туганнар белән очрашканда керәшен җыруларын да матур жырлады ул.
Аллар булыр минем әләмем
Гөлләр булыр минем әләмем
Эзәй буйларыннан җилләр иссә,
Шулар булыр минем сәламем.
Кара урманнарны чыкканда
Козгыннардай кара ат кирәк.
Бу гомерләрне үткәрергә
Үзләреңңән яхшы яр кирәк
Ә әтиебез гаилә кору мәсьәләсенә житди карый иде. «Кияуләр керәшеннәр булсын», дип, үз динебездә булырга өйрәтте. Әти-әниебезнең сүзеннән чыкмадык, аларның йөзләренә кызыллык китермәдек, әдәпле, тәртипле, тырыш булдык, белемгә омтылыдык. Әби-бабайларның ата-анабызның кадерен белеп үстек. Шуңа, әти-әниемә бик рәхмәтлемен.
Ольга Долгова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев