Якты Күлдән авыл дип җан атып яшәүче Ахмедовлар
Зәй районының Якты Күл авылындагы Ахмедовлар каймактай куе сөт бирә торган токымлы сыерлар асрыйлар.
Якты Күл кызы Татьяна 1993 елны мәктәпне тәмамлагач, Мәскәүгә китеп өч ел эшләгән һәм яңадан үз авылына кайткан. Авыл табигатен, малларны яратуы тарткан, күрәсең.
“Яшьтән үк төрле токымлы сыерлар белән кызыксына идем. Ун еллап инде беркайда да эшләмим, ныклап торып терлек асрый башладык. Чыгышы белән Әлмәт районының Борискино авылыннан булган ирем Игорь (Ибраһим) дә каршы төшмәде, хуплады. Ул барлык эштә дә ярдәм итә, – дип сөйләүче Татьяна гаиләсе белән дә таныштырды. – Кызларыбыз кияүдә инде, үз тормышлары белән яшиләр. Балалар барысы да бәләкәйдән музыка белән шөгыльләнде. Олы кызыбыз музыка мәктәбен бетерде, аннан Әлмәттә музыка колледжында укыды, консерватория тәмамлады. Казанда яши. Уртанчы кызыбыз – Чаллыда, колледждан соң, Мәскәү дәүләт университетының педагогия бүлегендә укыды. Аның ире – махсус хәрби операциядә. Улыбыз 9 класстан соң, Зәйнең политехник колледжына керде, хәзер өченче курста укый”.
Мал асрауны алар, 2012 елны, бәләкәй өч теше бозау алып кайтып үстерүдән башлыйлар. Аннан мал санын бишкә җиткерәләр, шулай арттыра баралар.
“Уникедән дә арттырмыйбыз. Бозауларны үстереп сатабыз. Төрле токымлы сыерлар асравыбызга да инде дүрт ел булды. Питердан, Владимир өлкәсеннән кыйммәтле сыерлар алып кайтабыз”, – дип дәвам итте сүзен терлек яратучы хатын.
Сыерларыннан һәрберсенең үз кушаматы гына түгел, хәтта барлык мәгълүмат язылган картасына кадәр бар икән. Тося һәм Доля – бу хуҗалыкта яңа сыерлар. Әлеге дөньяда иң тәмле сөт бирә торган “джерси” токымлы сыерлар аларда әле нибары бер ай гына яши. Сыерларны Владимир өлкәсеннән алып кайтканнар. 1 сыер 300 мең сумга төшкән. Аларның берсе “бүләк” белән кайткан –яңа хуҗалары килеп алыр алдыннан гына бозаулаган.
“Джерси” токымлы сыерлардан савылган сөтнең майлылыгы 10 процентка җитә, ягъни сөт өсте кебек куе. Аларны алып кайткач та, авыл халкы карарга дип йөгереп килде, – дип елмая Татьяна. – Сөтен дә эчеп карадылар. Хәзер күп кеше, сөт алырга килсә, нәкъ менә “джерси”ларныкын сорый”.
Каймактай куе сөт бирә торган бу токым сыерлар – бәләкәйрәк, ә телләре кара төстә икән. Яңа сыерлар әлеге хуҗалыктагы шартларга тиз җайлаша. Алардан тыш, Ахмедовлар хуҗалыгында “айршир” токымлы сыерлар да бар. Аларын елга буендагы көтүлеккә чыгаралар. Сөтләрен Татьяна сәгате-минуты белән үзе эшкәртә: каймак аерта, эремчек, катык ясый.

Фото: И. Ахмедов фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев