Якты Күл авылы музеенда тарихи кичә узды
Хәбәрләр

Якты Күл авылы музеенда тарихи кичә узды

Зәй районының Якты Күл авылы мәдәният йортында урнашкан «Туган як – тарих һәм мәдәният» музеенда күңелле һәм файдалы кичә үткәрелгән.

Авылның музее клуб бинасында ук урнашкан. Андагы экспонатларның күплегенә хәйран калырлык. Чарада катнашучылар авыл музее бизәлешенә сокланып караганнар, элгәреге әби-бабаларыбыз кулланган иске көнкүреш әйберләре белән танышканнар.

«Кунаклар элек савыт-саба һәм хезмәт коралларын кулланганда нинди йола-гадәтләр кулланганлыгын белделәр. Шулай ук, табышмаклар чишеп, кызыклы хикәяләр тыңлап, вакытны бик мавыктыргыч итеп үткәрделәр. Чара ахырында һәркем бер фикергә килде: үз халкының, үз иленең тарихын, аның бай мәдәниятен һәм йола-гадәтләрен белү һәр кеше өчен бик мөһим. Бу кичә безне моңа тагын бер кат инандырды», – дип сөйләде клуб җитәкчесе Татьяна Егорова.

Татьяна Егорова фотолары.


Нет комментариев