«Якты эз, җырлар калдырып китте»: Азат Хөсәенов турында истәлекләр
Үзен илле процент керәшен дип йөргән Азат Хөсәенов, аның үскән чагындагы бәхет бишеге — гаиләсе һәм иҗаты турында аның классташы Маргарита Идиятуллина-Кондратьева язды.
«Бүген 60тан узгач яшисе килә икән дип җырласак, соңрак 60 урынына — 65, аннан — 70, аннан сон 75не куеп җырларбыз әле», — дигән иде Азат бер очрашуда. 65не куйдык, 70не куеп җырларга өлгерә алмадык шул, Азатыбыз мәңгелеккә китеп барды. Классташлары өчен өзелеп торган талантлы, ихлас Азатның арабызда юклыгына һаман әле күңел ышанмый. Вакыт үткән саен юксынуыбыз арта гына. Азат белән бәйле булган хатирәләр искә төшә, яңара…
Гаиләләре Яңа Усыга күчеп килгән елны Азат 2нче класска укырга керә. Әтисе — мәктәп директоры, ә әнисе минем әнием белән бергә мәктәп интернатында тәрбияче булып эшләделәр. Әсхия апаның сабырлыгына, тәрбиялелегенә, тыйнаклыгына әниемнең сокланып сөйләгәнен әле дә хәтерлим. Алар 8 бала тәрбияләп үстергәннәр. Азат — җиденче бала. София апасы — Виктория апамның классташы, ә оста баянчы Илдус абыйсы минем Виктор абыйның якын дусты иде. Илдус абый да күптән арабызда юк.
Студент вакытыбызның җәйге каникулларында күрше авылларда концертлар куеп йөрүләр ин күңелле мизгелләрнең берсе булып истә калган. Беренче мәртәбә синтезаторны да Азатта күрдем. Аның синтезторда уйнавына гашыйк идем.
Азатыбыз һәрвакыт классташлар очрашуының йөзек кашы булды. Үзе дә һәр очрашуга канатланып кайта иде. Бер очрашуда Азат Усы турындагы җырга текст язып җибәрүебезне сорады. Мин текстны җибәрүем булды, тиз генә Азат бик матур көен язып та җибәрде. Керәшен моңы төсмерләрен дә кертергә онытмаган:
Усы буйларын без урадык,
Таң атканчы җырлар җырладык.
Балачакның хатирәсен
Онытмадык, истән җуймадык.
Сыйныфташлар-дусларым,
Якын һәммәгез күңелемә.
Сезнең белән очрашып,
Кайттым балачагыма…
Соңгы очрашуыбыз 2024 елда булды. Кичә генә булган кебек ул. Бу соңгы очрашу хәтердә озак сакланыр. Авылдагы классташым Марсила белән, «Азатыбыз инсульттан соң кайта алырмы икән?» — дип борчылдык очрашу алдыннан. Үзенә дә шалтыратып: «Кайтырга уйласаң, аппаратурасыз кайт. Юлга иптәш белән чык, Азат», — дип әйттек.
Очрашу иртәсе күз алдымда. Мәктәп капкасы янында Минзәләдән Валя Ефремова, ерак Казаннан Азат, иң беренчеләрдән кайтып җитеп, безне елмаеп каршы алып торалар иде инде. Бик кызганыч, бүген икесе дә безнең арада юк. Җыелышу белән, классташ егетләребез Азатның машинасыннан аппаратура ташый башладылар. Тыңламаган безне Азат. Бераз ачуланып та алдык әле үзен. Ә ул һәрвакыттагыча елмая, шаярта. Очрашуда пионерлар формасыннан булу, пионер атрибутларын булдыру да Азат идеясе иде. Пионер формасында булгангамы икән, үзебезне мәктәп яшендәгедәй тоеп, балалар кебек ихластан аралаштык. Урам буйлап быргы кычкыртып, авылдашларыбызны сокландырып, очрашуга килә алмаган Валерик классташыбыз янына барулар... Искиткеч мизгелләр!
Азат үткән җәйдә Питрау алдыннан миңа шалтыртып: "Маргарита, Питрауга кайт әле, бергә иҗат иткән "Кайттым балачагыма"ны да җырларбыз«, — дигән иде. Кайта алмадым. Ә ул хәлсез булса да кайткан, җырлаган. Бик үкенечле булды. Һаман шул күңелемне борчып тора. Киткәндә, Марсилага: «Башка кайта алмам инде», — дигән.
Хәзер телефоныбыздагы классташлар төркеме дә бушап калды.Үзенең матур җыры белән, Азатның һәрберебезне туган көн котлавы күңелләрне айкый иде. Быел Марсила төркемгә Азатның 8 Мартка багышланган клибын куеп, безне сөендерде дә, елатты да. Әйтерсең, Азатыбыз исән.
Азат Җәкәү җортында эшләгәндә, без аның аша үзебезнең керәшен тарихы, йола-гадәтләре турында күп нәрсәләр өйрәндек. Анда үткәрелгән һәр чараныАзат безгә җиткереп барды. Бик яратып эшләде ул анда. Казанда булган вакытымда, ял көне булуга карамастан, миңа Җәкәү җортына экскурсия оештырган иде. Керәшен мәдәни үзәге белән минем беренче танышуым булды. Искиткеч матурлык күрдем мин анда. Җәкәү җорты каршысында керәшен чиркәве барлыгын да Азат аша белдем. Анда кергәч мин югалып калдым, керәшен кызы булсам да. Чиркәүдәге тәртип белән дә Азат таныштырды. Юкка гына үзен илле процент керәшен дип йөрмәгән икән классташым.
Азатыбыз бик күп бөек шәхесләр белән аралашып яшәгән, эшләгән. Талантлы композитор. 500дән артык җыр авторы. Мактанырлык эшләре бихисап булса да, бервакытта да мактанганын хәтерләмим. Безнен күңелләрдә Азат тугры дус, гади, ихлас классташ булып калды. Бик сагынабыз, юксынабыз. Азат китте. Якты эз калдырып китте. Җырлары калды. Хәзер без Азатыбызның шул матур җырлары белән юанабыз.
Һәрберебезнең кулында кадерле бүләкләр — Азатның җырларыннан торган ике калын китап. Нинди матур җырлар калдырып китте классташыбыз. «Әй, гомер» җыры безнең классыбыз гимны булсын», — дип әйтеп калдырды Азат. «Әле генә кергән идек шау чәчәкле бакчага, шул чәчәкләр кай арада әйләнделәр алмага...». Бу җыр — Салават җыры түгел, Азатныкы! Сәхнәдә җырның авторларын әйтмәүләренә Азатның да үпкәлисе килә иде.
Маргарита ИДИЯТУЛЛИНА-КОНДРАТЬЕВА.
Мөслим районы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев