Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк белгечләре этнографик экспедициядә булдылар
Хәбәрләр

Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк белгечләре этнографик экспедициядә булдылар

8-10 сентябрьдә Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк хезмәткәрләре Зәй, Тукай, Әлмәт районнарында булып кайттылар.

Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк белгече Лиана Самойлова, дизайнер, этник остаханә җитәкчесе Юлия Әхмәтҗанова һәм видеооператор Ильдар Хафизов Татарстанның 3 районында этнографик экспедициядә булып кайттылар. 

«Әлеге экспедициягә Татарстанның Зәй, Тукай, Әлмәт районнарында яшәүче керәшеннәрнең традицион костюмы, аның төп элементлары, бизәнү әйберләре, чиккән бистәрләре буенча материаллар җыю максаты белән бардык. Экспедицияне Зәй районының Сарсаз-Баграж авылыннан башлап җибәрдек. Икенче көнне шушы районның Якты Күл авылы музеенда, Әлмәт районының Кәләй һәм Илтән Бута авылларында дәвам иттек. Ә инде экспедициянең өченче көнендә Тукай районының Борды, Авлаш, Мәләкәс авылларында булдык. Бик күп үзенчәлекле материал тупладык», – дип язды экспедиция җитәкчесе Лиана Самойлова.

Экспедиция турында тулырак материалны «Туганайлар» газетасы һәм социаль челтәрләрдән укырсыз.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев