Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә балалар өчен патриотик «Җәш каһарманнар» квесты булды
Квест Халыкара балаларны яклау көненә һәм Ватанны саклаучылар елына багышланды. Аны Татарстан мәдәният министрлыгының Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәге белән республика төбәк керәшен оешмасы берлектә уздырдылар. Балалар Казаннан гына түгел, хәтта Яр Чаллыдан да килгәннәр иде.
Квестта кызлар һәм малайлар ике командага бүленеп уйнадылар. Командаларга исем дә сайладылар: «Герои» һәм «Отважные ребята». Балаларга хәрби киемдәге өлкән дәдәйләре Дмитрий Баранов белән Вадим Шрыков юнәлеш күрсәтеп, киңәшләр биреп торды.
Командалар, квест шарты буенча, штаб белән ике арадагы элемтә чарасы булган рацияне эзләп таптылар. Һәм ике команда да биремнәрне үти башлады. Ә биремнәр шактый катлаулы иде. Тыныч тормыш кешеләре яши торган бер йортны дошманның яндыруы турында штабтан хәбәр алуга, командалар аны сүндерүгә кереште. Чиләктәге суны калаклап ташучы кызларның, малайларның хәрәкәтенә күз иярмәде.
Янгынны сүндереп кайтышлый, миналы кыр аша үтәргә кирәк иде. Күзләре бәйләнгән балаларның зур саклык белән «мина»ларга тимәскә тырышып атлауларын олылар тын да алмый карап торды. Ул да түгел, штабтан күктә дошман самолетлары барлыгы, аларның бомбага тотарга әзерләнүләре турында яңа хәбәр килде. Махсус саклану урынына (укрытие) керү өчен, бар да ачкыч эзләп мәш килде.
Аннан соң, чират диңгездәге дошман корабльләренә җитте. Зур залдагы келәм өстен каплап алган кәгазь корабльләргә, чиратлап шар атып, берәм-берәм сафтан чыгардылар.
Сугыш кырында яраланган сугышчы янында аларны медсестра (анысы — Лиана Самойлова) көтеп тора иде инде. Сугышчының ярасын бәйләгәч, аны лазаретка илттеләр. Иң соңыннан, командалардагы һәр бала яшь сугышчы курсларын үтте. Алар чуалган элемтә кабелен (аркандагы төеннәрне) чиштеләр, каршылыклар киртәсен шуышып үттеләр, төз ату буенча да ярыштылар…
Квестны игътибар белән карап торучы олылар арасыннан киңәшләре белән ярдәм итеп, көч биреп торучылары да булды. «Герои» командасы лазареттагы сугышчының (хәтта ул манекен да хәрби киемнән иде!) яраларын бәйләп, ашыгыч ярдәм күрсәткәннән соң, госпитальгә илтү өчен носилкага салганда олыларның киңәшләре аеруча урынлы булды.
Ә инде ике команда балалары да барлык биремнәрне уңышлы үтәп бетерүгә, аларны мавыктыргыч крио-шоу көтә иде. Сыек азот кулланылган бу фәнни-күңел ачу тамашасы шулкадәр кызык булды. Тәҗрибә уздыручының автомобильнең югары тизлеге белән ярышырлык тавышы, өстәл өстендәге колбалар, тюбиклар, сыекчалар — барысы да ниндидер бер могҗиза дөньясына чакыргандай тоелды. Ә могҗиза, чыннан да, булды. Сыек азот белән нинди генә тәҗрибәләр ясалмады. Иң күңеллесе — балаларның гади тамшачылар гына булмыйча, үзләре дә тәҗрибә уздыруда катнашулары. Ахырдан, берәм-берәм, балалар кулларын махсус сыеклыкка тыгып алып, тәҗрибә ясаучы аларның учларына ниндидер сыеклык тамызгач, күз алдында түгәрәк ялтыравык шарлар барлыкка килде. Сыек азот ярдәмендә ясалган ул шарлар күз ачып йомганчы юкка чыкса да, балалар чиратының азагына барып басудан чак тыелып калдым.
Мин генә түгел, Яр Чаллы шәһәреннән 4нче класска күчкән оныгы Рамилне алып килгән Лидия Голубева да, шулай ук, Казаннан 9 яшьлек оныгы Кира белән килгән Татьяна Михайлова да, мөгаен, шундый ук хисләр кичергәннәрдер.
Әбиләр генә түгел, әниләр дә — Казаннан, заманында керәшен яшьләре хәрәкәте активисты булган Алёна Виноградова (улы Лев, игезәкләре Ева һәм Теонаны алып килгән); Алена Пугачева (69нчы мәктәптә белем алучы уллары Матвей һәм Савелий белән килгән), Яна Федотова (1 класс тәмамлаган олы кызы Мария белән килгәннәр) квестта катнашучы балаларына кушылып уйнардай булып карап тордылар.
Сүз уңаеннан, «Туганайлар» редакциясенең SMM белгече Алиса Әхмәтшинаның кызы Алима белән улы Мурат та, Җәкәү йорты белгече Ирина Муллиннаның кызы Василиса да бар иде квестта.
Уенга нәтиҗә ясап, Җәкәү йортының тагын бер бүләген — квестта катнашучыларның барысына да «Керәшен» язулы панама өләштеләр.
1 июнь — Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан үзләренең кызларына һәм улларына, оныкларына шундый күңелле бүләк әзерләгәннәре өчен, ата-аналар, әбиләр Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусовага һәм үзәк хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев