Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Һава торышлары игеннәр өчен уңай торса, уңыш мул булыр

Быел безнең республикада чәчүлек җирләр 2,7 миллион гектар мәйданны били. Шул исәптән, 1,3 миллион гектарын – бөртеклеләр, 580 мең гектарын – майлы культуралар, 53,8 мең гектарын – шикәр чөгендере, 706 мең гектарын тамыразыклар алып тора.

Идел буе федераль округындагы киңәшмәдә авыл хуҗалыгы тармагы, урып-җыюга әзерлек турында сүз барган.

Көзгелектә җыеп алыначак уңышны саклау өчен урын җитәрлек. Республикада 44 элеватор бар. Алар берьюлы барлыгы 2,6 миллион тонна бөртеклеләр саклауга исәпләнгән. Болардан тыш, республикадагы хуҗалыкларда бөртеклеләрне саклау өчен складлар да бар. Аларның сыйдырышлылыгы – 2,2 миллион тонна.

Ел башыннан алып, республикада 1009 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы сатып алынган. Ул техниканың 179ы – трактор, 16ысы – бөртеклеләр, ә 15е тамыразыклар җыюда кулланыла торган комбайннар. Ул техникалар республикага 4,2 миллиард сумга барып баскан (243 берәмлек техника «Росагролизинг» аша алынган).

Болар хакында Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров Идел буе федераль округындагы киңәшмә барышында сөйләгән. Үз чыгышының азагында Марат Җаббаров оператив киңәшмәдә катнашучыларның барысын да 9-11 июльдә «Казань Экспо» базасында уздырылачак халыкара «Агроволга-2025» күргәзмәсенә чакырган.

Урып-җыюга кагылышлы ул киңәшмә Оренбург өлкәсенең хөкүмәт йортында, Россия авыл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Разин рәислегендә узган. Ул урып-җыюга техниканы һәм элеваторларны вакытында әзерләү мөһимлеген искәрткән. Идел буе федераль округындагы көньяк төбәкләрнең илебездә иген уңышы мул булуы белән аерылып торганын телгә алган. Тиздән урып-җыю башланачагын һәм бөртеклеләрне югалтуларсыз җыеп алу зарурлыгын да әйткән. Бөртеклеләрдән һәм майлы культуралардан югары уңыш алыначагына ышаныч белдергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев