Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Грахов районында «Керәшен мәдәниятен саклыйк» проектын тормышка ашыру буенча мастер-класс үтте

Грахов районының «Лидер» мәдәният йортында «Керәшен мәдәниятен саклыйк» проектын тормышка ашыру кысаларында, проектта катнашучылар өчен фольклор җыю һәм өйрәнү буенча мастер-класс үткәрелде.

Бу проектта катнашучылар белән беренче очрашу иде, һәм очрашу башында мәктәп укучыларын проект командасы һәм аны тормышка ашыру кысаларында узачак чаралар белән таныштырдылар. Мастер-класс барышында катнашучылар сораштырулар үткәрүнең төрле ысуллары, интервью алу, җирле йолаларны һәм гореф-гадәтләрне өйрәнү буенча алынган мәгълүматны эшкәртү һәм саклау кагыйдәләре белән таныштылар.

 Проект командасы катнашучыларны керәшеннәрнең бай мирасы белән таныштырып кына калмыйча, аларны бу традицияләрне саклауда актив катнашырга рухландырырга омтыла.

Алевтина Овчинникова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев