Грахов районында блогерлар керәшеннәрнең йола-гадәтләре белән таныштылар
Бу проектта төрле милләттән булган 11 кеше «Маршрут постпроен» беренче милләтара блог-турга киттеләр.
Алар Глазов, Балезин һәм Киясов районнарында һәм Грахов районында булдылар. Проект, Россия Президентының мәдәни инициативалар фонды һәм Удмуртиянең милли сәясәт министрлыгы грантлары исәбенә, Удмуртия халыклары дуслыгы йорты тарафыннан оештырылган.
Блогер яшьләр ике көн дәвамында күңелле атмосферага чумдылар, мари, чуваш һәм керәшеннәрнең мәдәнияте, йола-гадәтләре белән таныштылар.
“Программа бай: мастер-класслар, йолалар, милли ризыклар һәм эчемлекләр дегустациясе, уеннар, концерт, дискотека һәм, әлбәттә, граховлыларның кунакчыллыгы. Блогерлар репортажлар әзерләде, сторислар төшерде. Алар социаль челтәрләрдә постлар урнаштырачаклар, шуның белән, бу проектны бөтен Удмуртиягә, башка төбәкләргә дә җиткерәчәкләр”, – дип сөйләде Менделеевскиның Сәйтәк авылы клубы җитәкчесе Ясминур Гыйззәтуллина.
Фотолар Сәйтәк авылы клубыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев