Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Әйдә, ШаяРТ» татар КВН лигасының ярымфинал уены узды. Анда ике керәшен КВН командасы да катнашты.
Ярымфиналга чыгу өчен 9 команда көч сынашты: «Гөргөри киленнәре» (Казан), «Супер кряшен» (Тукай, Мәләкәс авылы), «Шәлперәймәс егетләр» (КФУ), «Зыян гына» (Казан дәүләт аграр университеты), «Мәхәббәт» (Яр Чаллы шәһәре), «Игенче» (Саба), «Тамлетто» (Саба), «Батырлар» (Саба), «Авара» (Казан энергия колледжы).
КВНчылар чыгышын Татарстан КВН оешмасы җитәкчесе Рамил Агдеев, Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова, җырчы Җәвит Шакиров, җырчы Рамил Закиров, «Интертат» электрон газетасының баш мөхәррире Рөстәм Гәрәев, «Четыре татарина» КВН командасы уенчысы Илнур Мухлисов бәяләде. Алар чыгышларга үз бәяләрен «елмая», «көлә», «моңсу» смайликлар белән куйдылар.
Уен ике этаптан торды. Беренче этап — «Сәламләү». Анда һәр команда үзе белән таныштырды, кыска гына миниатюра да күрсәтте. Икенче «Реквизитлы стэм». Һәр командага билгеле бер предмет белән миниатюра күрсәтергә тиеш иделәр.
«Гөргөри киленнәре» ярымфиналны ачып җибәреп, иң беренче чыгыш ясаган команда. Бу кичкә алар югары планка куйдылар, жюри членнары да моны искәртте. Сүз уңаеннан, әлеге КВН командасы быел, яңа сезонда гына оешкан. Ярымфинал сәхнәсендә кызлар үзләрен генә түгел, ә 3 тапкыр чемпион калган «Крәшеннәр» КВН командасы уенчылары Дмитрий Баранов, Вадим Шрыков һәм Денис Михайлов белән чыгыш ясады. Кыскасы, «Гөргөри киленнәре»нең чыгышы көчле, кызык һәм истә калырлык булды.
«Бик көчле состав. Эталонный чыгыш булды», — дип сөйләде Рамил Агдеев. «Шәп команда», — дип сүзгә кушылды Җәвит Шакиров та. Команда ике этапта да жюри членнарыннан максималь баллар алдылар.
Икенче керәшен командасы — Мәләкәстән «Супер кряшен». Аларның да чыгышлары үзенчәлекле булды. Керәшеннәр белән бәйле миниатюралар да күрсәттеләр.
Уен ахырында командалар арасында урыннар билгеләнде. Нәтиҗәләр буенча «Гөргөри киленнәре» — 1нче, ә «Супер кряшен» — 3нче урнны алды. Шулай итеп, «Гөргөри киленнәре» финалга узды.
«Әйдә, ШаяРТ» татар КВН лигасының финалы 30 ноябрьдә «Чулпан» мәдәният үзәгендә булачак.
Ангелина Мухина, Алина Кондратьева фотолары.
Нет комментариев