Георгий Ибушев Татарстан Язучылар берлегенә алынды
Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Георгий Ибушев һәм яшь язучы Алинә Бикмуллина Татарстан Язучылар берлегенә алынды. Тәкъдим ителүчеләр Берлекнең идарә утырышында расланды.
Шагыйрьне каләмдәшләренә Татарстанның халык шагыйре, Берлекнең кабул итү коллегиясе җитәкчесе Зиннур Мансуров тәкъдим итте:
«Артист әдәби иҗат белән шөгыльләнә дип гаҗәпләнәбез. Ул электән килә: Кәрим Тинчурин, Габдулла Шамуков, Рабит Батуллалар. Татар әдәбиятында алар дистәләрчә, дөнья масштабында йөзләрчә. Бер иҗат кешесе икенче иҗат белән дә шөгыльләнергә хокуклы. Георгий Ибушев шундый кешеләрнең берсе. Ул кемгәдер охшарга тырышып түгел, мәктәптән үк шигырьләр язу белән шөгыльләнә», – дип сөйләде ул. – «Георгий Ибушев уникаль тавышлы җырчы, шигърияттә нык профессиональ кул белән язарга тырышучы шагыйребез. Реаль җирлектә яза, шигырь техникасын белә. Фикер иясе икәнлеге әллә кайдан күренеп тора».
Георгий Ибушев һәм Алинә Бикмуллина язучыларга рәхмәт әйттеләр. Георгий Ибушев Рөстәм Яхин романсын башкарды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев