Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Георгий Ибушев: «Никифор дәдәйнең китабы - гаҗәеп бер энҗе бөртеге»

Зәй районының Югары Баграж егете, Түбән Камада яшәп иҗат итүче шагыйрь Никифор Тукмачевның өченче китабы дөнья күрде. «Сандугач үксүе» турында Георгий Ибушев үз фикерләрен язды.

«Сандугач үкүсе» җыентыгына Никифор Ионовичның соңгы елларда иҗат ителгән һәм, шулай ук, моңа кадәр чыккан китапларында басылганнары — халык яраткан җырларга әйләнгәннәре дә, поэзия үрнәге булырдай шигырьләре дә кергән. Ул үз китабын Геогрий Ибушевка да бүләк итте.

«Минем кулымда керәшеннәрнең гаҗәеп бер энҗе бөртеге, безнең хәзинәбез. Мондый китапларны без зур хөрмәт белән, укыгач та, югалмасын өчен, сандыкка салып тотарга тиеш. Буыннардан-буыннарга тапшырып, безнең менә шундый кешеләребез бар дип, тапшырырга тиешбез. Никифор дәдәйне үзе гел елмаеп тора, шигырьләре дә үзе шикелле. Аның иҗатында халкыбыз, илебез өчен борчылу хисләре, олылау, мәхәббәткә дан җырлау. Никифор дәдәй тормыш белән кызыксынып яши, иҗат итә. Шул ут сүрелмичә, матур яшәп, яңа шигырьләр язып озын-озак безгә сөнеч китерсен иде», – дип сөйләде Георгий Ибушев. 

Фото: Алиса Ахметшина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев