Геннадий Макаров «Манзара» телевизион тапшыруында катнашты
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, фольклорчы, мәдәни үзәгебезнең фольклор буенча белгече Геннадий Макаров ТНВ каналындагы «Манзара» телевизион тапшыруының «Моң сандыгы» сәхифәсендә катнашты.
Тапшыру барышында сүз гөслә, шулай ук, Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк тарафыннан әле генә басмадан чыккан «Яңгыра, борынгы гөслә» методик ярдәмлек китабы, 2025 елның 7 февраль көнендә Арчада булачак Гөслә фестивале турында барды. Гөслә сәнгатенең үсешенә яңа офыклар ачылганлыгы, республикада этник сәнгать үсеше өчен яңа перспективалар барлыкка килүе хакында сөйләнде. Тапшыруны журналист, Риваять ансамбленең җитәкчесе Руслан Габитов алып барды.
Сәхифәне ТНВ каналында 16 январь «Манзара» тапшыруында күреп була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев