Геннадий Макаров беренче класска укырга баруы турындагы истәлекләрен яңартты
Беренче укытучы әлегә таныш булмаган яңа мохиткә кереп барган сабыйга таяныч булып тора, аңа яңа шартларга җайлашырга ярдәм итә.
Фольклорчы, сәнгать фәннәре кандидаты Геннадий Макаров үзенең балачагын искә алып, беренче класска укырга баруы турындагы истәлекләрен яңартты:
“Беренче тапкыр мәктәпкә барган көнне яхшы хәтерлим. Әлмәттә, 1958 елның көзеннән башлап, кыш буе безнең өйдән ерак түгел, 4нче мәктәп төзеделәр. 1959 елның 1 сентябрь көнендә, мин әнигә тотынып, яңа мәктәпкә укырга бардым. Укулар татарча булыр дип көтелгән иде. Тик, яңа мәктәп, Н.С.Хрущев карары белән, “мәктәпләр тормышка якынрак булырга тиеш” дип, русча укыта торган итеп ачылды. Беренче линейканы хәтерлим, безне директор Кузьма Шкарабуров котлады. Беренче укытучым Мария Хохлова безне парлап тезеп, класска кертте. Беренче көннәрне партада мин – Таня Микина, аннан Надя Севастьянова белән утырдым. Без класста утыз бала идек. Җидебез керәшен булып чыктык. Әти-әниләр үзара танышлар. Аларга карап, без дә бер-беребезне якынрак күрдек. Кайбер балалар русчаны беренче айларда чамалы гына белсә дә, әкренләп укытучыбыз Мария Ивановна безне укырга, санарга, русча да матур итеп сөйләшергә өйрәтте. Ул вакытта портфельләрдә кара савытлары йөрттек, ручкалар белән чиста язу шактый читен иде. Кара савытларыбыз түгелгән чаклар да булгалады. Өс киемнәре, куллар да буяла иде. Бергә укыган классташларым илебезнең төрле өлкәләрендә, чит илләргә дә китеп, сибелешеп яшибез. Күпләре белән һаман да хәл белешеп торабыз. Укыткан укытучыларыбыз инде күптәннән исән түгелләр, әмма аларның исемнәре, биргән тәрбияләре безнең хәтердә, күңел түрендә саклана”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев