Гаилә мирасы: 20 нче гасыр башында тукылган сөлге
Керәшенчә марафонда катнашучы Виктория Яковлева (Никитина) җырак әбисеннән калган сөлгене кадерле мирас итеп саклый.
Бу бизәкле сөлгеләр белән күп традицияләр бәйле. Элек тастымаллар бирнәнең мәҗбүри өлеше булган.
Минем иремнең җырак әбисе килен булып төшкәндә җырак бабайга үз куллары белән тукылган тастымал бүләк иткән. Әбием, иренең бусагасыннан атлап кергәндә, бу йортта мәңгегә калыр өчен, ишеккә сөлге элеп куйган. Һәр яшь кызның сандыгында үз куллары белән тукыган, бизәкләр төшергән куптөрле сөлгеләр, тастымаллар булган. Авылларда бәйрәмнәр алардан башка үтмәгән. Бәйрәм алдыннан бөтен авыл буйлап чигелгән сөлгеләр җыйганнар. Егетләргә армиягә, сугышка киткәндә сөлге бүләк иткәннәр. Кызлар, хатын-кызлар бүләк иткән сөлгеләр иң яхшы бүләк булган.
Ә бу сөлгене без кадерләп, җырак әбиебез истәлеге итеп саклыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев