Февраль аенда кара каргалар оя кора башлый. Солы чыпчыгы һәм песнәк беренче җырларын суза.
- Февральдә каен ботагында карлар алка-алка булып асылынып торса, ул елда иген уңар.
- Февраль карга бай, апрель суга бай.
- Февральнең беренче яртысында көннәр суык булса, арыш уңар; җылы булса, тары уңар.
- Февральдә бәс күп булса, агач җимешләре уңар, бал күп булыр.
- Февраль аенда кар күп булса, иртә җәйгә ишарә.
- Тау башларында кар күп булса, җиләк күп булыр.
- Морҗадан чыккан төтен туры булып өскә менсә, көн аяза, суыта. Әгәр төтен җиргә ятса, көн җылыта.
- Февраль ае ахырында кар күп яуса, борчак белән чикләвек уңар.
- Яз суык буласы булса, февральдә төлке эт кебек өрер, улар.
- Әгәр кышның бу ае буранлы икән, августта яңгыр көт, уҗым игене уңачак.
- Кар күп ятса, үлән калын булачак.
Фото: Алина Кондратьева
Нет комментариев