Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Федотовкада борынгы йолаларны онытмыйлар

Лениногорск районының бердәнбер керәшен авылы Федотовкада үткәрелә торган йолаларны еш кына үз районнарының телевидениесендә дә күрсәтәләр.

Бу авылның үз халкы өчен җан атып, йолаларны киләчәк буынга да җиткерергә тырышып яшәүче кешеләре бар. Шуларның берсе, күпкырлы талант иясе Александр Григорьев. Ул безне үзләренең авылларындагы яңалыклар белән дә таныштырып тора. Авылларында үткәрелгән бәйрәмнәрдән фото-видеолар җибәрә, үз якларындагы йолалар турында сөйли. Лениногорск ягындагы керәшеннәрнең сөйләшләре дә үзенчәлекле.

Федотовка авылында быел да электән үк сакланып килгән Тручын(Тройсын) йоласын үтиләр. Иртә белән урманнан каен алып кайталар. Иман укыла. Шуннан соң, һәркем теләк әйтеп каенга яулыклар, төсле тасмалар эләләр. Аннары шул каенны күтәреп, халык җырулары җырлап, һәрбер йорт саен тукталыш ясап, авыл урамнарын әйләнәләр. Питрау да бик күңелле үтә ул якта. Микайлу көнен дә зурлап билгеләп үтәләр алар. Бу көннәрдә маллар суела, кешеләр кышка әзерләнә. Туйларда да барлык йолалар сакланып килә. "Аланлык" ансамбле – бу авылның бизәге. Аның төп солистлары Нина һәм Виталий Федоровлар гаиләсе. Авылда керәшен шишәрәсе, бәлеш, пирәмәчләр дә һәр йортта пешерелә торган ризыклар.

Лениногорск районында керәшеннәренең җирле оешмасы “Аланлык” эшли. Аның җитәкчесе Людмила Афанасьева. Бүген без сезгә Федотовка авылы турында видео карарга тәкъдим итәбез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев