Елизавета Федотова: «Гаиләмдә мина карата яхшы мөнәсәбәт аркасында, ялгызлык тоймыйм»
IV Керәшенчә марафонда катнашучы Янсуардан Екатерина Яковлева авылдашы Елизавета Федотова (Николаева) язмышы турында язды.
«Бәхетемне авылда таптым», – дип башлады сүзен Лиза түтей мин аларга килеп кергәч.
Без сугыш чоры балалары. Әтием Иван Николаев сугышка кадәр ферма мөдире булып эшләде. Әнием Александра Николаева гади колхозчы иде. Әти сугышка киткәч бөтен эш әни җилкәсенә калды.
Без җиде бала булдык. Мин, 1939 елгы. Мәктәптә 7 классны бетерүгә фермага сыер саварга эшкә кердем. Гомерем буе сыер саудым. Барысын бергә чутласаң – 40 ел. Бик авыр заманнар булды. Җәйге лагерьлар еракка урнаштырыла иде. Яңгыр яуса да, пычрак булса да гел җәяү йөрелде.
1957нче елда авылдашым Дмитрий Федотовка тормышка чыктым. Ирем тракторлар бригадиры булып эшләде. Бик чибәр, озын буйлы, акыллы иде. Мәктәптә яхшы укыдым, шәһәргә дә китәргә була иде. Әти дә «шәһәргә китәрсен», дип паспорт алып биргән иде. Ә мин иремне яратканга күрә, беркая да китмәдем.
Ирем белән өч ир бала үстердек. Олы улыбыз Михаил 1958 елгы. Мәктәптә укыганда ук комсорг булды, бик яхшы укыды. Армиядә 2 ел хезмәт итеп кайтты. Кайткач, эчке эшләр министрлыгы системасында эшләде. Полковник булып пенсиягә чыкты. Киленебез Лидия белән ике кыз үстерделәр. Хәзер үзләре оныклар үстерүдә булышалар.
Икенче улыбыз Николай 1960 елгы. Армиядә хезмәт итте. Свердловск шәһәрендә юридик факультет бетерде. Ул вакытларда «эшкә билгеләү» бар иде. Шунда эшкә калды. Хатыны Анна белән 1 малай тәрбияләп үстерделәр. Кызганыч, улым кыска гомерле булды…
Кече улыбыз Валерий 1966 елгы. Мәктәпне бетергәч армиягә китте. Кайтыр вакыты җиткәндә генә Чернобыль афәтенә туры килеп, сәламәтлегенә зыян килде. Бүгенге көндә мин улым һәм аның хатыны Надя белән яшим. Валерий белән Надя бер малай, бер кыз үстерделәр. Дүрт оныклары бар.
Гаиләмдә миңа карата яхшы мөнәсәбәт аркасында, үземне ялгыз итеп тоймыйм. Аллага шөкер, тормышыбыз җитеш, йорт яхшы. Кул эшен бик яраттым, эрләдем, бәйләдем. Китап, журналлар укыйм. Шигырьләр дә язгалыйм.

Фотолар Екатерина Яковлеваның ВКонтакте битеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев