Дүсмәттән Мария Петрова: «Элгәре авыл бер гаилә кебек дисәң дә була иде»
Мария Петрованың дәдәсе, ире, уллары турында язылган әлеге сүзләре керәшенчә марафонга җибәрелгән язмасыннан алынды.
Элек язын-көзен авылда егетләр солдаттан кайту, китү күренешләре бик кызык, матур иде. Чөнки, авылда кеше дә күп. Аннан соң, солдатка китүче егетне бөтен авыл белә иде бит. Егет военкоматтан повестка алып кайта, туганнары күрше-күлән белән җыйнаулашып табын әзерлиләр, «солдат вечеры» ясыйлар. Военкоматка озату үзе бер зур чара дисәң дә була.
Әле дә хәтеремдә дәдәм Микайны солдатка озатканыбыз. Барыбер дә әти-әнисенә бик авыр инде баласын чыгарып җибәрү. Боларны язганда шул заманнарга кереп киттем менә(дәдәм 3 елдан артык юк инде).
Бик озын булмаган гәүдәле иде Микай дәдәй. Өйдән чыгып китәр алдыннан ипи каптырып, калган ипи телемен тәре почмагына куйдылар(шушы ипи сыныгы туган йортка исән-сау чакырып кайтарсын дип куялар аны). Барыбызның да күңеле тулды ул вакытта, тәтәй дә елады. Микай безнең 4 кыз арасында 1 генә малай иде.
Менә шулай өйдән чыгып китте, авыл буйлап гармун белән җырлап авылның икенче башына кадәр озаттык. Һәр йорттан авыл кешесе чыгып солдат белән саубуллашалар, гадәт буенча, әз генә булса да акча бирәләр. Менә шулай иде ул вакытта.
Авыл бер гаилә кебек иде дисәң дә була. Дәдәм 3 ел хезмәт итте, Мәскәү астындагы морской флот войскасына эләкте ул. Анда учебка үтте, бик авыр булды ахрысы учебкада, бик ябыкты, сагыну да көчле булгандыр, авыл малае бит. Аннан соң шунда ук хезмәт итте ул, анда шофер итеп алдылар, авыл малае адмиралны йөртте.
Ул вакытта Мәскәүдә безнең авылдан туганнар һәм дәдәйнең классташлары бар иде, шулар барып йөрде аның янына, күчтәнәчләр белән сыйлап китәләр иде, рәхмәт аларга.
Ирем дә солдат булган кеше. Ул Украинаның Луцк шәһәрендә хезмәт иткән. Бер авылдан булгач, аны озатканны да әйбәт хәтерлим.(Ул вакытта без әле бер-беребезне бик белми идек).
«Вечерын», бортовой ГАЗикка төялешеп район военкоматына озатканны да хәтерлим. Ирем Петр да юк инде…
Инде ике улым Россия солдатлары. Икесе дә туган илгә булган бурычларын үтәделәр, 1әр ел хезмәт иттеләр. Шулай булса да минем өчен озак тоелды ул. Ярар исән-сау әйләнеп кайттылар, аллага шөкер. Дөньяларыбыз тынычлансын иде инде!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев