Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Дүсмәт авыл җирлеге башлыгы Радик Ефимов: «Тормыш итү өчен уңайлыкны җирлек халкы белән булдырырбыз»

Мамадыш районының Дүсмәт авыл җирлеге башлыгы Радик Ефимов үткән елга нәтиҗә ясап, 2026 елга уй-планнары турында сөйләде.

— Безнең җирлеккә Дүсмәт, Иске Комазан, Акман, Комазан башы авыллары керә. Җирлектә «Нократ» агрофирмасы, 1 зур фермер хуҗалыгы, 3 пилорама бар. Дүсмәт урта гомуми белем мәктәбендә 24 бала укый. 2 балалар бакчасына 7 бала йөри.

Халыкка социаль-рухи хезмәт күрсәтү өчен, җирлектә 4 авыл клубы, 4 китапханә, 1 чиркәү, 2 мәчет бар.

Авыл җирлегендәге 329 хуҗалыкта 796 кеше рәсми теркәлгән. 2025 елда халыктан барлыгы 300 мең сум үзара салым акчасы җыелды. Үзара салым кеше башына Дүсмәттә — 500 сум, Иске Комазанда — 600, Акманда 1000 сум исәбеннән җыеп алынды. 

Шуңа республикадан бирелә торган субсидия дә өстәлде. Ул акчага урам лампочкалары алмаштырылды, кыш айларында кар чистартылды. Болар белән беррәттән, түбәндәгеләр эшләнде: Комазан башы һәм Акман авылларында юлларга вак таш түшәлде; Дүсмәт авылында газ торбаларына, электр чыбыкларына һәм өйләргә аву куркынычы булган агачлар киселде; Иске Комазанда яңа башня профнастил белән әйләндереп алынды, скважина өчен бина төзелде; Комазан башында буа чистартылды. 

Илебездәге, республикабыздагы кебек үк, безнең җирлектә дә махсус хәрби операциядәгеләргә һәм аларның авылда яшәүче якыннарына аерым караш. Ватанны саклаучылар елы уңаеннан, 2025нең апрелендә, СВОда һәлак булган якташлар истәлегенә стела төзелде. Анда 7 якташыбызның исем-фамилиясе язылды. Ул стела — Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлар истәлегенә салынган һәйкәл янында. 

Батырлар һәрчак хәтердә саклана, ә җирлекнең гомерләре туган ягыбызда, тырыш хезмәттә үткән өлкәннәренә хөрмәт күрсәтелә. Өлкәннәр көнендә Иске Комазан авылы урамында өч җирдә өстәлләр көйләп, түтиләр һәм дәдәйләр өчен бәйрәм уздырдык.

Җирлегебезнең хөрмәтле кешеләре — 50 елдан артык гаилә тормышыннан атлаучы Мария һәм Николай Григорьевларга район башлыгы Вадим Никтинның Рәхмәт хаты тапшырылды. Балаларына дөрес тәрбия биргән Григорьевлар яшь гаиләләргә үрнәк булып торалар.

Дүсмәт җирлегендә авыл тормышыннан курыкмаучы яшь гаиләләр дә бар. Мәсәлән, ике бала тәрбияләүче Василий Алекссев гаиләсе. Алар, район бюджетыннан бирелгән 1 миллион 500 мең сум акчага, җирлектә йорт төзеделәр, авылда эшкә урнаштылар. Балалары бакчага һәм мәктәпкә йөри.

Безнең Дүсмәт җирлеге халкы эшчән, тырыш. Үз шәхси хуҗалыкларында һәм, шулай ук, крестьян-фермерлык хуҗалыкларында терлек асраучылар да күп. Узган елның 1 ноябренә туплаган исемлектән күренгәнчә, җирлектә барлыгы 939 баш мөгезле эре терлек бар, шуның 312 башы — савым сыерлар. Җирлектә 52 баш ат асрала. 

Янгын куркынычсызлыгына да зур игътибар бирелә: «пожарный гидрант»лар һәрвакыт тикшереп, әзерлектә тотыла. Колхоз чорыннан калган «пожарный» машинабыз бар. 1977 елда эшләп чыгарылган ул машинаны төзек тоту өчен халык белән бергәләп, запас частьлар, «жиңсә»-рукавлар алдык. 

Дүсмәттә, халык үзара җыелышып, авыл зиратына яңа вагон алып кайтып куелды. Аңа 2025тә мич тә чыгардык. Дүсмәтнең икенче чишмәсе янындагы агачларны кисеп, тирә-ягын чистартып куйдык. Монысы да халыкның уртак көче белән эшләнде. 

2026 елда салым акчасын бер кешедән 500әр сумнан җыярга булдык. Бу акчага урам баганаларындагы янып чыккан лампочкаларны яңаларына алмаштыру, кар чистарту күздә тотыла. Акманда юл салуны дәвам итәчәкбез. Иске Комазанда яңа башняга су тоташтырып, халыкны су белән тәэмин итү күздә тотыла.

Яңа 2026 елда дөньялар тыныч, илдә иминлек, гаиләләрдә муллык һәм бәхет булсын. Туган ягыбызда тормыш итү өчен барлык уңайлыкны җирлек халкы белән бергәләп булдырырбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев