Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Дүсмәт авыл җирлеге башлыгы Радик Ефимов бер баланың хыялын чынга ашырган

Мамадыш районының Дүсмәт җирлеге башлыгы Радик Ефимов Бөтенроссия «Теләкләр чыршысы» акциясендә катнашып, әтисе махсус хәрби операциядә булган малайга яңа ел бүләге ясаган.

Яңа ел көтеп алынган бәйрәмнәрнең берсе. Һәркайсыбыз могҗиза, тылсым һәм бүләкләр көтә. «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия акциясе балаларның хыялларын тормышка ашырырга ярдәм итә. Әлеге акция кысаларында Радик Михайлович 8 яшьлек Алан белән очрашты. Аның әтисе бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында.

Алан сәгать турында хыялланган. Радик Михайлович малайның хыялын чынга ашырып, әлеге бүләкне үзе тапшырган. Якынлашып килүче Яңа ел белән котлап, гаиләгә иминлек, тынычлык теләгән.

Дүсмәт җирлеге башлыгы Радик Ефимов үз дә Яңа ел истәлекләре белән уртаклашты:

– Балачакның иң якты истәлеге – әтинең зур чын чыршы алып кайтуы. Ул түшәмгә кадәр булыр иде. Аны бүлмә уртасына урнаштыралар, без каникул вакытында аның астында уйный идек, –  дип искә ала Радик Михайлович. – Элек бүләкләр әллә ни булмады. Мәктәптә бишлегә укучыларга Яңа елга китап бүләк итәләр иде, беренче биткә: «яхшы укыган өчен» дип язалар. 

Ә бер вакыйга киләсе ел символы белән бәйле икән.

– Бервакыт колхоз чыршысында безгә пластмасс ат бүләк иттеләр. Бик зур түгел. Энем белән чиратлашып уйный идек. Ул уенчыкка саклык белән карадык. Бу ат әле дә авылда сервантта тора. Күз алдына китерәсезме?, – дип әйтә Радик Ефимов.

Фото: Мамадыш информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев