Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Дүрт-мунчадан чигү остасы Лилиана Емельянова үз куллары белән сәнгать әсәрләре ясый

Чигү эше белән әле дә яратып шөгыльләнүчеләр бар. Милли орнаментларны һәм традицион чигү техникасын кулланып, «оста куллар» көнкүрешнең яңа формаларына туры килгән сәнгать әсәрләре ясыйлар. Шундыйларның берсе – Зәй районының Дүрт-мунча авыл җирлегеннән Лилиана Емельянова.

Лилиана Емельянова шушы авылында туып-үскән. Үз тиңен дә туган авылында тапкан.

«Өч бала тәрбияләп үстердек. Эштән кайткач, өйдәге малларны карыйбыз. Кичләрен ял иткәндә кул эше белән шөгыльләнәм. Минем әни дә чигү эшен ярата иде, аның эшен дәвам итәм. Мендәр тышлары, алъяпкычлар, бигрәк тә тәре алъяпкычлары чигәргә яратам. 11 тәре алъяпкычы чиктем. Кешеләргә дә, сорасалар, рәхәтләнеп чигеп бирәм. Үз эшләрем йортларның иң кадерле – Ходай сурәте янын бизәп торганга нык сөенәм.  Җепләргә килгәндә, кайсын кибеттән яулык сатып алып сүтәм, кайсыберен сатып алам. Шул җепләр белән мутур, төсе уңмый торган бизәкләр килеп чыга», - дип сөйләде Лилиана Емельянова. 

Фото: Гөлнара Салихова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев