Дүрт-Мунча җирлегендә волонтерлар күңел җылысын туплап, маскировка челтәре үрә
Кешелеклелек һәм ярдәмчеллек – безнең иң зур байлыгыбыз.
Бер ярлы кеше Алладан «Ни өчен мин ярлы?» дип сораган. Алланың җавабы гаҗәеп булган: «Син кешеләргә бернәрсә дә бирә белмәгәнсең». Кеше аптырап: «Әгәр бернәрсә дә булмаса, нишләргә соң?» дип сораган. Алла исә аңа елмаю бүләк итәргә ачык йөзе; сөйләү, юату, мактау өчен — теле; ачыклык, киң күңеллелек өчен йөрәге һәм мәрхәмәтле карашын күрсәтергә — күзләре барын искәрткән. Шундый олы байлыкларыбыз барлыгын искә төшергән. Шулай итеп, чынлыкта без ярлы түгел, ә рухи яктан бай була алуыбыз ачыкланган. Библиядәге «Бер-берегезне хуплагыз һәм ныгытыгыз» дигән сүзләр моны раслый.
Тормышның үзгәреп китүе, аеруча илебездә махсус хәрби операция башлану, халыкны берләштерде. Бу катлаулы вакытларда Ватаныбызны саклаучы батыр егетләребезгә ярдәм итү, бердәм булу – безнең төп бурычыбызга әверелде. Шәһәр, район, авылларда волонтерлык хәрәкәте җанланды. Зәй районында гына да махсус операциядә катнашучыларга ярдәм итү өчен 35тән артык цех һәм пункт эшли. Алар арасында маскировка челтәрләре үрү һәм гуманитар ярдәм җыю буенча эш алып баручылар бар.
Мәсәлән, Дүрт-Мунча авылы җирлегендә 50-70 яшьлек хатын-кызлар, Энҗе Шигапова һәм Әнисә Хасаншина җитәкчелегендә, маскировка челтәрләре үрү эшенә зур теләк белән тотынганнар. Алар арасында гомер буе авылда хезмәт куйганнар да, читтән кайтып төпләнгәннәр дә бар.
Волонтерлардан тагын Анна Чехлова, Венера Нурулбетова, Тамара Петрова, Голсирин Җиһаншина, Люция, Вәсилә Насыйбуллиналар, Нәзилә Фәттахова, Резедә, Гүзәлия, Чулпан Ситдиковалар, Люзирә Гайфуллина, Ольга Владимирова, Эльвира Аверьяноваларны атап китәргә була.
Дүрт-Мунчада оештырылган әлеге волонтерлар пунктына Кабан-Бастырыктан Нина Бусыгина, Анна Батаева, Анастасия Кукина да йөриләр. Аларны Нина Бусыгина үз машинасы белән йөртә. Кабан-Бастырыкның утырып эшләү өчен скамейка ясаучыларын да язып үтми мөмкин түгел. Алар Марсель Сабирҗанов, Николай Иванов, Илья Батаев.
Зичәбаштан да баштарак Дүрт-Мунчага йөргәннәр, хәзер инде үзләрендә челтәр үрү җайланмаларын булдырганнар. Зичәбаштан Рая Варфоломеева, Валентина Андриянова, Мария Алсуфьева, Фәния Вәлиева бер көн дә калмый, бу игелекле эшне дәвам итәләр.
Ә үрелгән маскировка челтәрләрен өч авылдан бергә җыеп, авыл җирлеге башлыгы Радик Ситдиков Зәйгә үзе илтеп тапшыра. Аннан волонтерларга заявка буенча кирәкле материалы алып кайта.
«Коллективыбыз бик дус. Барысы да эшләргә атлыгып кына торалар. 2024 октябреннән бүгенгә кадәр 500 маскировка челтәре үрелеп тапшырылды. Яшебезгә, сәламәтлегебезгә карамастан, ярдәм итү теләгебез зур, бары тик тизрәк тынычлык кына урнашсын», – диләр волонтерлар.
Боларга өстәп Бибиниса Уразманованы аерым язып үтәсе килә. Ул һәр ай саен 2000 сум акчалата ярдәмен биреп бара. Маскировка челтәрләрен район үзәгендәге пунктка тапшырганчы, алар арасына күңел жылысын да өстәп, күчтәнәчләр, Анна Чехлованың шигырьләре, авыл халкының теләкләре язылган хатларын салып калдырып, сеткаларны урап озаталар. Маскировка челтәренә куеп җибәрелә торган әйберләрне халыктан җыелган акчага сатып алып, Салиховлар гаиләсе кайтара.

Хатлар
Шакмаклы дәфтәр битенә
Язылган берничә сүз:
Абый, жиңеп дошманнарны,
Тизрәк кайтыгыз сез.
Ышанып, өметләнеп,
Көтә сезне гаиләгез,
Көннер буе, төн йокламый
Иман укый әнкәгез.
Өчпочмаклы бала хатлары,
Тимер коралдан да көчлерәк,
Дошманнарга каршы көрәшеп,
Арган егетлергә көч бирә.
Йөрәк өсте күкрәк кесәсендә
Саклый солдат бала хатларын,
«Тыныч тормыш өчен көрәшәмен,
Ышанычны сезнең, аклармын».
Аналар челтәр үрә
Иманнарны укый-укый
Аналар челтәр үрә.
Сугыштагы балакаем,
Башкайларың ни курә?.
Җепләренә үреп сала,
Йөрәгенең җылысын,
Теләгем, улым, барып җитсен
Әниең күңелен тоярсын.
Тасма төйнәгән саен
Әйтеп куя бер сүзен:
Саклагыз сез баламны,
Исән-имин, сау йөрсен!
Соры - коңгырт саз төсенә
Сизми яшьләр тамганны.
Каһәр суккан, син сугыш,
Алма газиз баламны.
Челтәр җепләре ныгыйлар
Тозлы яшьлер тамганга.
Төен саен изге иман
Әйләндерсен калканга!
Каплагыз дошман утыннан
Калкан булып сез сакта.
Ил саклаучы балаларны
И, Ходай, узен сакла!
Сугыш бетәр, Алла бирса,
Кайтыр жиңеп балалар.
Тик сөенеч яшьләрен
Тояр көткән аналар!
Зичәбаш, Анна Чехлова.
Материалны туплауда Чаллыда яшәүче якташлары Лидия Иванова ярдәм итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев