Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Диана Козлова: «Атларымнан җаныма көч, күңелемә дәрт алам»

Мамадыш районының Дүсмәт авылында күпләп атлар үрчетүче Козловлар гаиләсендә булдык. Светлана һәм Владислав 2013 елда крестьян-фермерлык хуҗалыгы оештыралар. Алар фермасындагы атлар саны инде 40тан артып киткән

Карендәшләр, килешәсездер, гадәти тормышта елларны искесенә, яңасына бүлү юк. Бик яхшы аңлыйбыз: узган елны алсак та, моннан 5 ел элгәресен искә төшерсәк тә — кешелек бары тик бәхеткә омтыла. Үз алдыбызга куйган бурычлар, максатлар, хыяллар да, ел бетте дип, күңелдән сызып атылмый. Аларны тормышка ашыруны дәвам итәбез. Һәркем бәхетне үзенчә аңлый, үзенчә тоя... 

Кемдер бер Ходайга ышана, икенчеләр — төрле космик календарьларга, физикага. Айларның, елларның атамаларына карап-юрап та, үзен алдагы 12 айга «әзерләүчеләр» дә юк түгел. Мәсәлән, киләсе ел — көнчыгыш календаре буенча, Ат елы. Атлар бик тә акыллы, тугры һәм көчле, дип, киләсе 2026 елга да бары тик якты өметләребезне бәйлибез. 

Мамадыш районының Дүсмәт авылында күпләп атлар үрчетүче Светлана һәм Владислав Козловлар 2013 елда крестьян-фермерлык хуҗалыгы оештыралар. Алар фермасындагы атлар саны инде 40тан артып киткән. Ирле-хатынлы Козловлар җирне һәм терлекләрне никадәр яратсаң, шулкадәр уңышка ирешәсең, бәхетле буласың, дигән фикердә. Икесе дә, колхоз чорыннан ук фермада тир түккән кешеләр: Владислав төрле эш башкарса, Светлана сыер сауган, бозаулар караган.

«Төрле чаклар булды, колхозлар таралгач, инвесторлар хуҗалыгында да эшләдек. Безнең якларда эш тукталып калмады. Елдан-ел аның таләпләре дә артып торды», — дип сөйләде Светлана.

Бераздан, бу көнне — төннән, елларны бер-берсеннән аермаган хезмәттә төп ярдәмчеләре булып, 27 яшьлек уллары Николай кушыла. Атлар асраучы бу гаилә җир эшкәртеп иген игә, печән үстерә, авыл җирендәге барлык эшне алып бара. Кызлары Диана Түбән Камада фельдшерлык белгечлеге алып, туган ягына — район дәваханәсенә эшкә кайта. Ул көн дә район үзәгеннән эштән кайткач, атлар янына ашыга.

«Зур төгәллек һәм игътибарлык таләп иткән эшемнән арып кайтам да, атлар янында җаныма көч, күңелемә дәрт алам», — ди халкыбызның җыр-моңнарын «Тәңкәләр» балалар ансамблендә һәм «Айбагыр» лагеренда өйрәнеп үскән Диана.

Эштән курыкмаучылар һәм тәвәккәлләр, чыннан да, бәхетле була. Киләсе Ат елы Козловлар гаиләсенә генә түгел, барлык керәшен ыруына куйган максатларына ирешү өчен көч һәм ышаныч бирсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев