Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Диана Данилова Усали мәктәбен алтын медальгә тәмамлаган

Владимир авылы керәшене, «Туганайлар» газетасы укучыларына үзенең кызыклы дәмәкләре белән таныш Демьян Даниловның уртанчы кызы да мәктәпне тәмамлаган.

Диана – Даниловлар гаиләсендәге өченче бала. Аның Владислав дәдәсе медицина институтында укый, ә кече сеңлесе Лиана мәктәптә белем ала. Әти-әниләре кебек үк, бу гаиләдәге һәр бала тырыш, барысы да ныклы белем алып, тормышта үз юлын табарга омтыла.

Владимир авылындагы Даниловлар гаиләсе мал-туар асрый, умарта да тоталар. Балаларын да үзләре шикелле эшчән итеп үстерәләр.

«Владимир авылыннан берүзе укыды ул безнең мәктәптә. Беренче көннән үк укучылар коллективына кереп китте, үзен чит итеп сизмәде. Мәктәптән тыш эшләрдә актив булды: кирәк икән биюдә, кирәк икән җырлауда катнашты. Чаңгы спорты буенча район ярышларында беренчеләрдән булды. Булганнан бар да була диләр бит, дәресенә дә тырышып әзерләнде. Барысына да вакыт тапты. Диананың 10нчы класска килгәндә үк профессия сайлау өчен куйган максаты булды. Бердәм дәүләт имтиханнарын югары балларга бирде. Өметләре тормышка ашсын, дип телибез. Теләгән уку йортына керүе турындагы шатлыклы хәбәрне көтәбез», – дип язды Усали мәктәбе укытучысы Лидия Пасыева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев