«Дядя» позывнойлы Сәвәләй егете Иван — алгы сызыкта
«Дядя» позывнойлы Иван Черкасов махсус хәрби операциягә өлешчә мобилизация башлануга ук китә, туган ягында аны хатыны Диана, ике улы һәм әти-әнисе көтә.
Зәй районының керәшен оешмасы җитәкчесе, отставкадагы II ранг капитаны Валентин Атласов Казанга соңгы килүендә карендәшебез Иван Черкасовны мактап сөйләп торды:
«Кыю, батыр егет, штурмовик. Тамырлары — Сәвәләйдән. Пропискада бездә торганлыктан, мобилизация буенча Зәйдән китте».
Иван Түбән Кама районының Кама Аланы поселогында туып-үсә. Аңа ундүрт яшь булганда, әти-әнисе туган авыллары Сәвәләйгә күченеп кайталар. Иванның әнисе Зоя Артемьевна — чыгышы белән, Зәй районының Якты Күл авылыннан, әтисе Георгий Иванович — Сәвәләйдән. Авыл мәктәбендә Иван унбер класс тәмамлый. Әлмәт шәһәрендәге һөнәр колледжында укый. 2008 елны армиягә алынвп, «Хәрби хезмәттә аерылып торганы өчен» медале белән бүләкләнә.
— Әлмәттә Иван белән бер ишегалдындагы йортларда яшәдек. Ул ярдәмчел, игътибарлы булуы белән үзенә җәлеп итте. Алты ел элек бергә яши башладык, — дип үзләренең гаилә тормышлары белән таныштырды әнисе яклап тамырлары Кәләй авылына тоташкан Диана. — Икебезнең дә улларыбыз бар иде инде. Аларны уртак балаларга саныйбыз: Тимофейга — 14, Лукьянга — 12 яшь. Хәзер Тимофей — әнисе янында, әтисе киткәнче, бездә дә яшәде. Махсус хәрби операция башланган елның сентябрендә язылыштык.
Украинадагы махсус хәрбия операциягә, мобилизация буенча, ир-егетләрне ала башлауга, Иванга да хәрби комиссариаттан повестка килә. Якыннары аны 2022 елның 30 сентябрендә озатып калалар. Ул разведка ротасында хезмәт итә. Март аенда беренче мәртәбә кыска вакытлы ялга кайта.
— Күзгә күренгән кебек тә булмады, вакыт шундый тиз үтте. Ялдан баруга, аны штурм ротасына күчергәннәр. Яраланды. Госпитальдә операция ясап, аягына баскач, реабилитация үтүгә үк, тагын хезмәттәшләре янына китте. Аллага шөкер, телефоннан шалтыратып тора. Безнең үзе өчен борчылганны, аны яратуыбызны һәм исән-сау килеш бөтенләйгә кайтуын ничек өзелеп көткәнне белә. Аны Ходай саклап йөртсен дип телибез«, — ди сагышлы тавыш белән Диана.
Энесе — «Туча»
Иванның энесе Артём да 2023 елдан махсус хәрби операциядә. Позывное — «Туча». Фронт юллары катлаулы, бер-берсеннән әллә ни ерак хезмәт итмәсәләр дә, бертуганнарның әле бер мәртәбә дә очраша алганнары юк. Тыныч тормышта чакта милли көрәш белән шөгыльләнүләре бертуган Черкасовларга хезмәтләрендәге авырлыкларга бирешмәскә ярдәм итми калмыйдыр.
Артёмның хатыны Кристина Зәйдә яши. Уртак максат, уртак теләк Диана белән Кристинаның дуслыгын тагын да ныгыткан. Геройларның тынычлык урнаштырып өйгә кайтыр көннәрен сабыр гына көтәләр.
Өченче көзен кыр шартларында, хәрби хезмәттә каршы алучы Иванга да, аның энесенә дә якыннары көндәлек кирәк-ярак тутырып, посылка җибәреп торалар.
— Җибәргән әйберләрне алгач, күпмедер вакытка күңел тынычлана. Әлмәттән дә, Зәйдән дә маскировка челтәрләре һәм күчтәнәчләр белән ярдәм иткәннәре өчен, волонтёрларга рәхмәт. Валентин Александровичка безнең гаилә һәм әти-әни аерым рәхмәтле — яхшы киңәшләре, үтенечебезгә һәрвакыт колак салганы һәм гуманитар ярдәме өчен. Вакыты белән исәпләшмичә һәм үзен куркыныч астына куеп, айга икешәр мәртәбә хәрби операция зонасындагы якташларга, безнең Иваннарга гуманитар йөк илтә бит. Бар кешенең дә кулыннан килә торган эш түгел. Валентин дәдәй Атласов ул якка йөреп торганда, ирләре, әтиләре һәм уллары СВОда булганнарның җаннары тыныч, чөнки алар аша биреп җибәргән һәр посылка үз иясенә барып җитә, — ди Диана.
Игелекле Черкасовлар
Иван Георгиевич үзе дә кыска вакытлы ялга кайтканда өендә генә ятмый, якташларына булышырга тырыша. Әле дәваланып, реабилиатация узгандагы соңгы кайтуында да, Зәй районының Федоровка авылының изге Феодор Ушаков чиркәве төзелешенә ярдәм иткән. Зәйдә төзелә торган чиркәү янәшәсендәге вагонда урнашкан иман йортын да трал белән Федоровкага күчерүне оештырган ул. «Кичә Фёдоровкада беренче келәүдә булдык. Валентин дәдәй настоятельнең хатын да тапшырды.
Иван Черкасовка чиркәү настоятеле Александр Расторгуев биргән ул Рәхмәт хатында «Яшьләрне дә, үз үрнәгегездә, дини-рухи тормышка тартасыз. Чиркәү төзүдәге ярдәм — бервакытта да онытылмаячак игелекле гамәл. Безнең буынны икенчесе алыштырса да, Сезнең игелекле гамәлегез гасырларда калачак» дигән сүзләр дә бар.
Бар нәрсәне дә вакыт үз урынына куя, диләр. Бу — тарих үзе раслаган хакыйкать. Әмма бернәрсә бәхәссез, Черкасовлар буыны тарихта үзенең эзен калдырачак — гадәти тормышта да, диндә һәм ил күләмендәге вакыйгаларда да.
Фото: гаилә архивыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев