Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Даниловлар 12 оныкка әби-бабай, 9 оныкчыкка картәби-картбабай булып бәхетле картлык кичерәләр

Теләче районының Тәмте авылыннан Мария һәм Антон Даниловлар гаилсәе турында Елена Данилова тагыштырды.

Мария Александровна (1945) һәм Антон Николаевич (1939) Тәмте авылында туып үсәләр. 1965 елның Тройсонында кавышалар алар. Бер-бер артлы балалар туа.

60 ел эчендә ниләр генә күрмәделәр, шатлыклары да, хәсрәтле чаклары да булды. Ләкин бер-берсенә булган хөрмәтләре, башкаларга булган ихтирамнары, якыннарына һәрвакытта ярдәм итәргә әзер торулары белән вакыт биргән сынауларны җиңеп чыктылар шул алар. Сынмадылар. Берсе механизатор, икенчесе-сыер савучы. Яшьлек еллары 5 баланы аякка бастыру өчен, көне-төне колхоз эше белән үтте.

Олы малайлары – Николай, солдат хезмәтеннән соң чик сакчысы буларак, контракт төзеп Хабаровск краенда кала. Икенче уллары – Олег. Тәмте кызы Аннага өйләнеп Теләчедә төпләнәләр; өченче кызлары Вера, Шәдке авылында; дүртенче кызлары Нина гаиләсе белән Чаллы шәһәрендә; төпчек уллары Ермолай гаиләсе белән Казанда яшиләр.

5 балага әти-әни, 12 оныкка әби-бабай, 9 оныкчыкка картәби-картбабай булырга насыйп иткән  аларга Ходай. Туган авылларындагы төп нигез генә 1999 елда янып көлгә әйләнде шул. Инде пенсиягә чыккач кына, гомер иткән йортсыз калу, иң авыр сынауларның берсе булды. Яңадан көч туплап, күрше Субаш авылыннан өй сатып алып, янәшәсенә таш өй салырга күп тырышлыклар кирәк булды. Янган елны, җөк өстенә чүмәлә, дигәндәй, төпчегебезне армиягә алдылар. 

Җор телле Антон бабай да, сүзсез калучанга әйләнә. Кешеләр очрап, хәл сорасалар, «отлично!» дип җавап бирә үзе. Сер бирми. Ә ана кешенең күңелен аңлаучы булдымы икән ул чакларда…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев