Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Чурабатырдан сугыш ветераны Петр Маловны искә алып

Норлат районының Чурабатыр авылы егете Петр Алексеевич 1923 елгы. 1942 елны сугышка киткән, 1944 елда яраланып, контузия алып, авылга кайткан.

1954 елны авылдашы Зоя Семеновнага өйләнеп, 4 бала 3 малай һәм 1кыз тәрбияләп үстерәләр. Әти-әниләрен дә кадерләп карап, мәңгелеккә озаталар.

«Папа 1983 елны 9 май көнне баш миенә кан йөгереп үлде. 60 яшен уздырырга җыенып йөргән чагы иде.  Папа Сталинград сугышында катнашкан, медальләрен әле дә кадерләп саклыйбыз. Сугыштан соң сельсовет председателе булып эшләгән. 1960 елдан клуб җитәкчесе булды. Коммунист, чын патриот иде», – дип сөйли аның турында кызы Валентина.

Петр Алексеевичның хатыны Зоя Семеновна 1928 елгы. Тыл ветераны. Сугыш башланганда 13 яшендә булган, урман кисәргә алып киткәннәр, дөньяның ачысын нык татыган.

«Папага кияүгә чыккач, бик бәхетле яшәдек дип сөйли иде. 2010 елны, 86 яшендә, минем кулымда сабыр гына мәңгелеккә күчте», – дип дәвам итте Валентина Петровна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев