Чистайдан Нина Никитина: «СВО башланганнан соң бер йодрыкка берләштек»
Махсус хәрби операция башланганнан бирле шәһәрдә, авылларда махсус пунктлар да булдырылды. Чистай районының Чуаш Ялтаны авылы да моңа үз өлешен кертә. Бу хакта марафончы Нина Никитина язды.
Махсус хәрби операциядә я мобилизацияләнеп, я контракт төзеп, Ватан кушкан бурычны үтәүче егетләребезгә бар булганыбыз белән ярдәм итәргә тырышабыз. Ярдәм итү өчен һәрбер шәһәрдә, авылларда махсус пунктлар да булдырылды. Безнең Чистай шәһәрендә «Чистай — фронтка» («Чистополь-фронту») волонтерлык хәрәкәте 2022 елның 1 ноябреннән ике елдан артык эшләп килә. Анда маскировка челтәрләре үрәләр, окоп шәмнәре ясыйлар, гуманитар ярдәмне җыялар.
Махсус хәрби операция зонасында безнең Чуаш Ялтаны авылыннан 5 егетебез катнаша: мобилизация буенча һәм контракт төзеп. Бер егетебез «хәбәрсез югалганнар» исемлегендә. Авылыбызда яшәүчеләр гуманитар йөк җыюга зур өлеш кертәләр, һәркем ничек тә булса, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итәргә тырыша. Кемнең кулыннан ни килә, кем солдатларга ни җибәрә ала — барысын да җыеп озаталар.
Көчебездән килгәнчә акчалата матди ярдәм белән үз өлешебезне кертергә тырышабыз. Азык-төлек, дарулар, көнкүреш кирәк-яракларын авыл җирлегендәге пунктка китерәбез. Окоп шәмнәрен ясарга савытларын почта элемтә бүлекчәсендә җыялар, шулай ук укучылар хәрбиләргә җылы хатлар язалар. Җыелган әйберләр оператив рәвештә Чистай шәһәрендә урнашкан «Чистополь- фронту» штабына тапшырыла, бу эшне авылыбыз җирлеге башлыгы Станислав Егоров башкара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев