Челтерәп ага Керәшен Сәрдәсе авылы чишмәләре
Питрәч районыннан Елена Галяутдинова үз авылы чишмәләре белән таныштырды.
Керәшен Сәрдәсе авылын Атау һәм Олы урамнарын ике якка аерып, елга ага (бүгенге көндә суы бик нык кимегән). Менә шул елганың Атау ягына караган ярында Питрәч районының иң матур чишмәсе челтери.
«Мин үземне белә-белгәннән бирле, бу урын, минем күңелемә иң изге, сихерле, серле, ышанычны арттыручы, җанга рәхәтлек, күңелгә көч бирүче җир булып хәтердә калган. Ә чишмәнең өске өлешендә өч часовня урнашкан иде. Минем, ул изге урынга адарынган кешеләрнең яулык һәм сөлгеләр элгәнен дә күргәннәрем хәтердә калган. Без бу чишмә буена еш бармый идек кебек. Ничектер, анда олы бәйрәм көннәрендә, бары Урсаем (урыны җәннәттә булсын) белән, яки Качману бәйрәмнәре вакытларында дусларым белән, су китерүчеләрне карарга баруым гына истә калган. Без бу чишмәгә элек тә, хәзер дә бик изге урын итеп карыйбыз. Хәзер инде бу чишмәнең үзенең купеле дә, коену урыны да бар. Качману бәйрәмнәрендә моннан халык өзелми: алар аннан кач манган су алалар, изге суда коеналар. Мондый рәхәтлек өчен, авылдашларым, эшмәкәр Николай Мухинга рәхмәтле (кызганычка, берничә ел элек бакыйлыкка күчте). Бу изге Чишмәбезне, купель куйганнан соң, 2008 елның 21 декабрендә Казан керәшен чиркәвеннән Павел әтей аруландыра», – дип язды Елена Галяутдинова.
«Изгеләр чишмәсе» дә Керәшен Сәрдәсе авылы янында урнашкан. Аның тарихы бик зур. Ул чишмә янында Рус Сәрдәсе авылы чиркәвендәге священник яшәгән. Урыны бүгенге көндә дә исән – «Пуп чүльниге» дип атала.
«Безнең авыл тарихында ул чишмә бик зур урын алып торган. Анда Качману көне священник килеп су аруыландырган. Безнең авыл халкы да шунда булган, һәм су ала торган булган. Иванов Иван бабай әйтуенчә ул чишмәдә теләнгән теләкләрне Ходай буш калдырмый – ишетә. Революциядән соң, анда су арыуландыру туктап торган. Бүгенге көнгә кадәр 1990 елда соңгы тапкыр каралган ул чишмә бик ташландык хәлдә иде. Без аны авылдашлар булышлыгы белән яңартырга булдык. Ул эштә Семеновлар гаиләсе белән, Николай Ермолаев, Алексей Дементьев һәм Сергей Скворцов үзләренең булышлыгын курсәтә. «Изгеләр чишмәсе»нең яңарту әшләрен тәмамлагач, Питрау көнне отец Димитрий һәм Геннадий Сизовлар арыуландырыр дип котәбез» дип язган иде үзенең ВКонтакте челтәрендә бу эшне башлап йөрүче Ольга Семёнова», – дип сөйләде Елена.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев