Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чаллы шәһәре карендәшләрне “Нардуган” бәйрәменә җыйды - видео

Яр Чаллы шәһәренең “Чишмә” халыклар дуслыгы йортында “Нардуган” бәйрәме зурлап уздырылды.

 

Утыз өченче мәртәбә оештырылган “Нардуган” бәйрәме котлауларга, бүләкләргә, конкурсларга һәм җырларга бай булды. Бәйрәмнең рәсми өлешендә Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Винер Харисов катнашты, “Нардуган”ны оештыручыларны һәм тамашачыларны бәйрәм белән котлады. Илгә иминлек, барлык милләтләрнең дус-тату булып яшәвен теләде.

Бүләкләргә килгәндә, Яр Чаллы шәһәренең “Карендәшләр” керәшен халык фольклор ансамблендә 30 ел җырлап йөрүче Надежда Сырышевага җирле керәшен оешмасының Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк тапшырылды. Шулай ук, 2024 елда үз юбилейларын билгеләп үткән җырчылар Светлана Смирнова белән Римма Ивановага да Рәхмәт хаты һәм бүләк бирелде.

Чаллы “Нардуган”ына кунаклар Мамадыш, Менделеевск, Мөслим һәм башка районнардан җыелганнар иде.

Бәйрәмне Татарстанның халык артисты, шәһәр советы депутаты, җирле керәшен оешмасы җитәкче Виталий Агапов алып барды. Сәхнә остасы Виталий Васильевич, тамашы залыннан нардуган булып киенгән кешеләрне сәхнәгә, тамашачы каршына чакырып чыгарды. Үзенә хас уен-көлке катыш, алар белән дә таныштырды. Нардуган булып киенүчеләр арасында кемнәр генә юк?! Мөслим районының Яңа Усы авылы керәшеннәре елның унике аен белдертә торган хайваннар булып киенгәннәр. Бәйрәмнең иң кызыклы конкурсы булды ул.

Тамашачының гөр килеп кул чабуыннан чыгып, җиңүчеләр дә билгеләнде. Беренче урын атлы казак гаскәре сугышчысы булып киенгән Валерий Кондратьевка бирелде. Яңа Усы керәшене, үз авылларындагы чиркәү төзелешенә зур хезмәте кергән Валерий Кондратьев “Усыкай буйлары” керәшен халык фольклор ансамблендә дә җырлап йөри. Сүз уңаеннан, бу конкурста “Усыкай буйлары”ннан Валерина Петрова һәм Валентина Николаева да призларга лаек булдылар. Икенче урында – Кыш бабай. Анысы – Чаллының “Карендәшләр” керәшен халык фольклор ансамбле җыручысы Зөлфия Мәүләвиева.

“Нардуган”да иң тәмле конкурс та уздырылды әле. Аның беренчесе – сәхнәдә, йөзләгән тамашачы күзалдында пилмән ясау конкурсы. Анысында дүрт кеше катнашты. Һич каушамадылар, җиңел-җитез генә камыр җәеп, пилмән ясадылар. Күпләр пилмән ашаган минутларын искә төшереп утырганнардыр...

Ә шулай да тәбикмәк пешерү конкурсы иң тәмлесе булды. Бу конкурс шарты буенча, ирләр генә катнашырга тиеш. Сарманның Ләке авылыннан Геннадий Комиссаров, шулай ук, Гәрдәле керәшене һәм Аксубай мишәре янына Менделеевск районының Монай авылы хатын-кызы да өстәлде. Сәхнәдә күз ачып йомганчы тәбикмәк камыры ясап, аны майлы кызган табаларда пешерү белән генә чикләнмәделәр. Килешле итеп алъяпкычлар япкан ир-егетләр тәбикмәк тулы тәлинкәләр күтәреп, залдагы тамашачылар янына төшеп, аларны сыйладылар да. Үз чиратында, конкурсларда катнашучыларның берсе дә бүләксез калмады.

Кунак буларак чакырылган яшь җырчылар Амелия Павлова һәм Әдилә Ишалина турында соңыннан “Карендәшләр” солисты Надежда Сырышева: “Бәйрәм бизәге булдылар, икесе дә бик матур җырладылар. Амелия әле керәшен җыры да башкарды”, – дип соклануын белдерде. “Усыкай буйлары”ннан Иске Усы көен акапелла җырлаган Наилә Демидова чыгышын да тамашачы аеруча яратып кабул итте.

“Нардуган” бәйрәме Яр Чаллы шәһәрендәге “Карендәшләр” ансамбленең җырулары белән үрелеп барды. Солистлар Надежда Сырышева һәм Резидә Юдина танылган җырчы, композитор Виталий Агапов көй язган эстрада җырларын да башкардылар.

Мамадыш районының Владимир авылыннан “Талир тәңкә” (җитәкчесе – Галина Михайлова), Яңа Усыдан “Усыкай буйлары” ансамбльләре (җитәкчесе – Миләүшә Филипова) үз якларының керәшен җыруларын бүләк иттеләр.

Чаллының кунакчыл керәшеннәре аларны бәйрәм табыны белән каршы алып, соңыннан күчтәнәчләр биреп озатканнарын да әйтик. Ә бәйрәм үзе “Карендәшләр” башкаруында нагайбәк керәшеннәренең “Тәрәзә төбем исле гөл” дигән җыруы белән тәмамланды.

Бәйрәмнән туры эфир

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев