«Булгария» һәлакәтендә туганнарын югалткан кайбычлыларның хәлләрен белделәр
Татарстан халкын гына түгел, бөтен илне кара кайгыга салган «Булгария» теплоходының Идел елгасы төбенә китүенә бүген ундүрт ел тулды.
Изге Болгар җиренә сәяхәткә чыккан 201 пасcажирның 122сенең гомере өзелгән бу теплоходта фаҗигале төстә һәлак булучылар арасында кайбычлылар да бар иде. Анда Мәлки авылыннан ирле-хатынлы Ирина һәм Сергей Рябчиковлар, Иске Тәрбиттән Наталия Башурина, Альбина Ивановаларның яшь гомере өзелде.
Быел да аларның якыннарының хәл-әхвәлләрен белешеп кайттылар. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәния Петухова һәм «Өмет» үзәге директоры Гөлия Нигъмәтҗанова башта Мәлкидә яшәүче Серафима Рябчикова янына бардылар. Серафима апа «Булгария» фаҗигасендә улы Сергей белән килене Иринаны югалткан. Иске Тәрбит авылында Людмила Башурина һәм Зоя Максимова гаиләләрендә булдылар. «Булгария» фаҗигасе Людмила Петровнаның кызы Натальяны мәңгелеккә алып китте. Зоя Алексеевна бертуган сеңлесе Альбинаны югалтты. Мәлки һәм Иске Тәрбит авыл җирлекләре башлыклары Федор Поляков һәм Виталий Тимофеев белән берлектә, һәлакәттә якыннарын югалтканнарның хәлен белешеп, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән кайгыларын уртаклаштылар, күчтәнәчләр тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев