Бордыдан Тамара Кузьминаның тормышы укытучылыкка һәм туган як тарихын өйрәнүгә багышланган
«Сугыш баласы» исемен йөртүче укытучы бүген безнең белән гаилә истәлекләре һәм әтисе — Ленинградта белем алган, соңрак КамАЗ төзелешендә катнашкан Егор Карабашевның хезмәт юлы турында уртаклаша.
Мәктәптә — ярты гасыр, музейда — 15 ел. Тукай районының Борды авылыннан Тамара Егоровна Кузьминаның тормыш юлы педагогик хезмәткә генә түгел, туган як тарихын барлауга да багышланган.
Тамара Егоровна мәгариф өлкәсендә 50 ел эшләп, йөзләгән балага юл күрсәтүче була. Аның хезмәт юлының аеруча истәлекле өлеше — авылда музей оештыру һәм анда 15 ел дәвамында җитәкчелек итү. Бу музей — авылның үткәне белән бүгенгесен бәйләүче рухи күпер.
Тамара Егоровнаның әтисе Егор Карабашев — үз чорының бик белемле кешесе. 1932 елда абыйсының зур тырышлыгы белән ул Ленинградтагы беренче икътисад институтында белем ала. Сугыш башланганда Тамарага нибары 3 яшь була. Әтисе фронттан исән-сау кайтып, тыныч тормышта да зур үрнәк күрсәтә: тракторчылар бригадиры булып эшли, гармунда соклангыч итеп уйный.
Егор Карабашевның хезмәт биографиясе автогигант төзелеше белән де бәйле. Ул 1975 елда, 69 яшендә вафат була. Быел Җиңү көнендә аның кызы Роза Егоровна әтисе сурәтен горурлык белән бәйрәм парадына алып чыкты. Бу — батыр солдат һәм хезмәт иясе алдында олы хөрмәт билгесе.
Фото автордан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев