Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Бердәмлек таулар күчерә

Махсус хәрби операциядәге ир-егетләр Ватан кушкан бурычны намус белән үти, ә тылдагылар аларга һәрьяклы гуманитар ярдәм күрсәтә. Мисалга, Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе волонтёрлары 508 квадрат метр челтәр үргән. Зәй ягындагы Сәвәләй халкы 2024 елдан алып, бүгенге көнгә кадәр 1000нән артык челтәр үреп тапшырган. Алексеевск районындагы Кр. Баран мәктәбендә яшьләр һәм өлкәннәр челтәр үрә башлаган.

Чын геройлар

Зәй районы җирле керәшен оешмасы махсус хәрби операциядән кыска ялга кайткан егетләрне кафега очрашуга җыйды. Бу игелекле эш турында «Зәй офыклары» яза. 

Район башлыгы урынбасары, үзе дә шул зонага гуманитар ярдәм илтүче Пётр Уразайкин: «Махсус хәрби операция башлангач, беренчеләрдән булып Ватан сагына бастыгыз. Бурычыгызны намус белән үтисез. Сез — чын геройлар», — дип рәхмәт белдерде. 

Сугышчан бүләкләргә лаек булган бу егетләр арасыннан Александр Бистәсе егете, «Нео» позывнойлы офицер Вениамин — 2004-2016 елдан бирле контракт буенча хезмәттә. «Заинск» позывнойлы Евгений (чыгышы белән, Фёдоровкадан) Херсон юнәлешендә хезмәт итә, полк командиры урынбасары. Фёдоровка егете, «Абрам» позывнойлы Валерий госпитальдән соң тернәкләнү-савыгу уза. «Якташлар ярдәмен тоябыз. Без тыл белән көчле. Моңа башка яклардан килгән хезмәттәшләр дә игътибар итә», — дип, маскировка челтәре үрүче, окоп шәме ясаучы, коры аш әзерләүче һәм, гомумән, һәртөрле гуманитар ярдәм күрсәтүчеләргә үзләренең рәхмәтләрен җиткерде алар. 

Махсус операциядәгеләргә гуманитар ярдәм җыеп, илтеп тапшырудагы хезмәте өчен, Зәй керәшен оешмасы җитәкчесе Валентин Атласовка, бер хәрби часть командирының рәхмәте җиткерелде. Ул «Махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм өчен» медале белән бүләкләнде. 

Волонтёрларга — хат

Тукай районының Иске Җирекле авылы волонтёрлары хәрби часть командирының Рәхмәт хатына лаек булды. 

Иске Җирекленең «Барысы да — үзебезнекеләр өчен» волонтёрлар командасы маскировка челтәре үрә, өй токмачы кисә. Махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялга кайткан Вячеслав Виссарионов, кыр шартларында үзләре өчен бу ярдәмнең аеруча мөһим икәнен әйтеп, часть командирының рәсми рәхмәтен җиткерде. Часть командиры имзасы куелган һәм һәрберсенең үз исем-фамилиясе күрсәтелгән Рәхмәт хаты алу волонтёрлар өчен зур шатлык булды..

Яңа елга — туган як бүләге

Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев махсус хәрби операциядәгеләргә гуманитар ярдәм илтте.

Хәрбиләргә өләшенгән тартма-тартма бүләкләр арасында — көнкүреш кирәк-ярагы, азык-төлек, туган як сәламен сыйдырган хатлар. Район башлыгы әйтүенчә, якташларга тапшырылган һәр әйбер, хатлардагы һәр җылы сүз авыр шартларда үз бурычларын җиренә җиткереп үтәүче хәрбиләргә туган өй җылысын тоярга ярдәм итәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев