Бахталылар ару хәбәр белән уртаклаша: «Урам чаралары өчен махсус сәхнә урнаштырылган»
Чистай районындагы Бахта авылында урам сәхгәсе ясалган бу урын җирле халык арасында популяр. Концертлар, Питрау бәйрәме уздырылганда, монда тамашачылар күп җыела.
Күптән түгел генә Бахта авылында урам чаралары өчен махсус сәхнә урнаштырылганы турында хәбәр иттеләр.
«Безнең өчен бу зур шатлык. Күптән түгел генә авылыбызда урам чаралары өчен махсус, зур сәхнә урнаштырылды. Авылыбызның һәм тирә-күрше авылларның иң көтеп алынган бәйрәме – Питрау бәйрәме инде күп еллар шаулап-гөрләп үтә. Бу бәйрәмне һәркем түземсезлек белән көтә. Ләкин, кызганычка, безнең сәхнәбез юк иде. Менә быел, Ходайга шөкер, без сәхнәле дә булды. Без бу урынны Питрау җире дип атый идек, хәзер Питрау аланы дигән яңа исем бирдек. Тирә-ягына агачлар утырттык, бик матур булды», – дип җиткерде авыл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Венера Миняева.
Авылның киләчәген кайгыртып, бу изге эшне тормышка ашыру өчен тырышкан, ярдәм иткән барлык ир-егетләргә, барлык авылдашларына рәхмәтле алар.
Светлана Малышева фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев