Бахтадан Александр Бутяков - легендар 9нчы ротаның кече сержанты
Чистай районының Бахта авылында туып-үсеп, Совет армиясенә сроклы хәрби хезмәткә алынган карендәшебез Александр Бутяков — Әфганстан сугышын узган ир-егетләрнең берсе.
Бутяковлар гаиләсендә кайбер даталарга игътибар аеруча зур. Болар: 1985 елның ноябре — гаилә башлыгы Александрның армиягә алынуы, 1986 елның апрель ае — аның Әфганстанга җибәрелгән көне, 15 февраль — безнең гаскәрләрнең Әфганстаннан чыккан вакыты. Таулы-ташлы илдә «душман»нарга каршы сугышкан барлык яшьтәшләре кебек үк, Әфганстан Александрның йөрәгендә һаман да авыр яра булып сулкылдый. Өйдәгеләре моны аңлап, бу хакта сүз кузгатмаска тырышалар. Әфганстандагы сугыш турында беринчә фильм төшерелгән. Шуларның берсе — Александр хезмәт иткән 9нчы рота сугышчылары батырлыгы турындагы фильм. 2005 елны чыккан «9 рота»ны 6 миллион кеше караган.
1985 елны Мөслим авылы мәктәбеннән соң, Брежнев (хәзерге Яр Чаллы) шәһәренең 80нче техник училищесын да «5»ле билгеләренә генә тәмамлаган Александр заводта берничә ай гына эшләргә өлгерә. Аны армиягә алалар. Литвада 6 ай хәрби өйрәнү-хәзерлек үткәннән соң, ул Әфганстанның Парван провинциясендәге Баграм шәһәренә җибәрелә. Александр 345нче аерым гвардия парашют-десант полкының 3нче батальонындагы 9нчы ротада хезмәт итә. Һава-десант гаскәрләрендә пехота өчен хәрби машиналарның төзәүче-оперторы була Александр. Батырлыклары өчен, СССР Югары советы президиумы указы нигезендә, 1987 елның 28 сентябрендә «Сугышчан хезмәтләре өчен» медале белән бүләкләнә. «Гвардия», «Совет Армиясе отличнигы», «2нче класслы белгеч», «Парашютчы» һәм башка күкрәк билгеләре иясе Александрның сугышчан бүләкләре арасында «Сугышчы-интеранционалистка — рәхмәтле әфган халкыннан» дигән медаль дә бар.
Төпчек балалары Александр «әфган сугышы»нда чакта Чистайга күченгән әти-әнисе Наталья белән Владимирның, бертуганнары Алевтина һәм Алексейның җан тынычлыгы югала. Аннан килгән солдат хатларын дулкынланып көтәләр. Кыр почтасына юлланган хатлар озак йөри. Кайчакларда 2-3 ай көтәргә туры килгән чаклар да була. 1987 елның 21 ноябре аларның барысы өчен дә икеләтә бәйрәмгә әйләнә: өстенә десантчы формасы кигән, дөнья күргән ирләргә хас җитди Александр кайтып төшә, шул көнне туганнан туганы Сергейның туе була.
«9 рота» фильмындагы вакыйгалар исә Александрлар кайтып киткәч, 1988 елның 7-8 январендә була. Бу вакытта Пакистан чигендә «Магистраль» операциясе уздырыла. иң ерактагы 3234нче биеклектә урнашкан 9нчы рота Хост прованциясенә бара торган транспорт колоннасының исән-имин узуын тәэмин итәргә тиеш була…
Әфган сугышыннан кайткан Александр «Чистаопольский автодор» оешмасында озак еллар Камаз шофёры булып эшлии. Тыныч тормыштагы намуслы хезмәте өчен Мактау грамоталары белән бүләкләнә.
«Хәрби хезмәте турында сөйләргә яратмый. Андагы берәр вакыйганы искә төшергәндә дә аңа никадәр авыр икәне күз карашыннан ук күренә. Хезмәттәшләре белән сөйләшкәндә кыска-кыска җөмләләрен генә ишетеп калам. Безнең өчен Әфганстандагы сугыш — табу салынган, тыелган тема. Без дә ул хакта сүз кузгатмыйбыз. Өйгә интернет кергәннән соң, Александрны «Одноклассниклар» социаль челтәренә теркәткәч, бергә хезмәт иткән иптәшләре белән аралаштык. Кайсыларының исән-сау икәнен белеп шатландык, киткәннәрне искә алдык. Безнең Бахта авылыннан, Александр белән бер үк вакытта, Геннадий Смирнов та Әфганстан явын узган, — дип сөйли хатыны, Чистайның 4нче мәктбәендә информатика укытучы Венера Бутякова. — Ирем белән яши башлавыбызга инде 33 елдан артык вакыт үтеп китте. Шул чорда төрлесен күрдек. Авырлыклары да күп булды. Туганнарның ярдәмен тоеп яшәдек. Кызыбыз Мария укытучы һөнәрен сайлады. Улыбыз Сергей спорт һәм туристлык академиясен тәмамлады. Балаларның икесе дә Казан шәһәрендә яшиләр».

Александр армиягә киткәндә, күрше кызы Венера мәктәпнең 7нче классы укучысы булган. Күрше егете кайтуга буй җиткән кыз булса да, Бутяковлар Чистайга күченгәнлектән, десантчы егетнең ерак Әфганстаннан кайтканын күрми ул. 1990 елда мәктәпне тәмамлап, Казан дәүләт педагогия институтына укырга керә. Беренче сессиядән соң кыз кышкы каникулга кайткач, Александрны очрата.
«Җәйгелектә мин — каникулга, ул отпускага кайткач очраша идек. Ә ел дәвамында сирәк очраштык, чөнки ул вакытта Кама елгасы аша күпер салынмаган иде әле. 1992 елның җәендә тәкъдим ясады, каршы килмәдем. 12 сентябрьдә туй үткәрдек, — дип үзләренең ничек гаилә коруларына да тукталды Венера Геннадьевна. — Төпчек малай булгач, төп йортта яшәп калдык. Каената белән — 21, каенана белән 31 ел бергә тордык. Каенатам һәм каенанам яклап, барлык бертуганнарның балалары белән дус яшибез».
Александр Бутяков һәм аның иптәшләренең легендар 9нчы ротада хезмәт итүенә 38 елдан артыграк вакыт узган инде. Ел арты еллар үтсә дә, сугышчы-интернационалистларның Әфган сугышы салган җан яралары гына төзәлми...
Фотоларда: Александр Бутяков — Әфганстанда хезмәт иткәндә; Венера (сулдан беренче), кияүләре Александр, кызлары Мария, гаилә башлыгы Александр Бутяков, уллары Сергей.
Фотолар — шәхси архивтан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев