Бахтада Кыш Бабай белән Кар кызы махсус хәрби операциядәгеләрнең гаиләләре янында булдылар
Чистай районының Бахта авылында мәдәният хезмәткәрләре махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрен Яңа ел белән котлауны оештырганнар.
«Кыш Бабай белән Кар кызы бу гаиләләргә иң изге теләкләрен җиткерделәр: нык сәламәтлек, бәхет, тыныч күк йөзе теләделәр.
«Бу очрашу гаиләләргә шатлык һәм өмет алып килде. Кыш бабай һәм Кар кызының моңлы җырулары, алар алып килгән бүләкләр аларның йөзләренә елмаю, күңелләренә җылылык өстәде», – дип сөйләделәр клуб хезмәткәрләре Венера Миняева һәм Светлана Малышева.

Бу авыр чорда, мондый игътибар һәм ярдәм бик мөһим, чөнки ул гаиләләргә көч бирә, аларны берләштерә һәм киләчәккә ышаныч уята. Кыш Бабай һәм Кар кызы, үзләренең могҗизалы йогынтысы белән, бу гаиләләргә Яңа елның чын рухын, бергә булуның кадерен һәм якын кешеләрнең кайтуына булган өметне бүләк иттеләр.

Светлана Малышева фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев