Бахтада «Йөзек салу» йоласын онытмыйлар
Чистай районының Бахта авылы керәшеннәре йолаларны буыннан-буынга тапшыра.
Шуларның берсе – «Йөзек салу». Ул Рождество бәйрәменнән Качману көненә кадәр уздырыла.
«Элгәре әбиләр, нәнәйләр, тутыйлар Искечә Яңа ел төнендә Кәтүк түти йортына җыелып йөзек салалар — күрәзәчелек итәләр иде. Ул чакта һәрбер йөзеккә атап, «Нардуган» җыруы җырланган. Алар арасында моңлы, ямансулары, күңеллеләре дә булган. Ә безнең буын әкренләп бу йоланы клубта үткәрә башладык. Максатыбыз — йолаларны яшь буынга калдыру, аларны саклау. Ә быелгы «Йөзек салу»ны үзенчәлекле итеп, элгәречә, чын керәшен мохите булган, пичле, чиккән кул эшләре белән бизәлгән Надежда Григорьева өендә үткәрдек. Өйдә шундый җылы атмосфера булды, барлык катнашучы әбиләр, түтиләр керәшен киеменнән килделәр. Валентина Чапыжникова, Павел Синаев, Светлана Малышева чишмәдән изге су алып кайттылар. Шушы суга йөзекләребезне салып, шәм яктысында һәр йөзеккә атап нардуган җырулары башкардык, теләк теләдек. Бик матур, кирәкле очрашу булды ул безнең. Киләчәктә дә милли йолалар онытылмасын, күк йөзебез аяз, тыныч булсын дигән теләктә калабыз», — дип сөйләде Бахта авылы клубы хезмәткәрләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев