Бахта авылында «Сөлге җыю» йоласы узды
Хәбәрләр

Бахта авылында «Сөлге җыю» йоласы узды

Чистай районының Бахта авылында Питрауга «Сөлге җыю» йоласы оештырылды.

Сөлге җыю ул гадәти генә чара түгел, ә бөтен авыл халкы да бердәм катнаша торган истәлекле, эчтәлекле вакыйга.

«Һәр йортның хуҗалары бүләкләрен кулына тотып, капка төбенә чыгып каршы алды. Бергәләп халык җырларын башкардык, авылдашлар дәртле биюгә кушылды. Шул рәвешле авылның дүрт урамын да бәйрәм алды рухы биләп алды. Җыр, моң, кәефләрне күтәрде. Менә шулай авылны барлап, булачак Питрау бәйрәменә бүләкләр җыелды. 

Бахта авылы халкы киң күңелле, кунакчыл бит ул. Авылдашларыбыз сөлге җыючыларга җылы сүзләрен эйттелэр, тәмле ризык, кайнар чәй белән сыйладылар, аларга тирән рәхмәтебезне белдерәбез», – диде мәдәният йорты хезмәткәре Венера Миняева.

Светлана Малышева фотолары.


Нет комментариев