Бахта авылында Питрауга бүләк җыю йоласы башкарылган
Чистай районының Бахта авылында Питрау бәйрәменә сөлге, бүләк җыю матур традициягә әйләнгән.
Бахтада Питрау бәйрәменә сөлге, бүләк җыю матур традициясе бүген дә дәвам итә. Ул күңелле җырлар һәм биюләр белән һәр йортка кереп, авылдашларны Питрау бәйрәменә чакыру белән үзенчәлекле.
«Безнең як керәшеннәрендә йолаларның төрлесе булган. Бүгенге көнгә кадәр сакланганнары да бар. Үзебез дә аларны барларга, яңадан кайтарырга тырышабыз. Халкыбызның борынгы йола-гадәтләре җанда саклана. Питрауга бүләк җыю да ел саен оештырыла. Бүләк җыючыларның күңелле шау-шуларын урам башыннан ук ишетеп, авылның ихлас, киң күңелле, авылдашларны яратучы, йола-гадәтләрне саклап яшәүче Бахтаның кунакчыл хуҗалары сөлге, яулык кебек бүләкләрен алдан ук әзерләп куеп, түземсезлек белән бүгенге көнне көтеп алдылар», – дип сөйләделәр мәдәният йорты хезмәткәрләре.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев