Башкортстанның «Сөнәкәй» ансамбле солистлары телетапшыруда керәшеннәр белән таныштырды
Башкортстан каналының «Хәерле иртә, Республика» тапшыруында карендәшләребез керәшеннәр турында сөйләп, культурабызны күрсәттеләр.
Тапшыру кунаклары — Леонид Васильев, Нина Васильева, Любовь Васильева һәм Светлана Васильева. Алар, Башкортстан керәшеннәре бүген ничек яши, нәрсә белән шөгыльләнүләре турында сөйләгәннәр. Шулай ук киемнәр, бизәнү әйберләре белән дә якыннанрак таныштырганнар.
«Элгәредән Олы көндә рәт ашлары ясаганнар. Туганнарны җыеп, бәйрәмнең башыннан ахырына кадәр җырлый иделәр. Без шуларны тыңлап үстек, ул безгә сеңгән инде. Җырулабызыны онытмыйбыз. Бүгенге көндә үзебезнең балалар да безгә иярә. Йолаларны белеп үсәләр. Казанда уза торган «Туым Жондозы» керәшен җыруларын яшь башкаручылар конкурс-фестивалендә чыгыш ясыйлар» — дип сөйли Нина Васильева.
Билгеле булганча, Башкортстанда берничә керәшен ансамбле бар. «Сөнәкәй» — шул ансамбльләрнең берсе.
«Ансамбльгә инде 40 ел. Дүртенче бала тугач, мин шушы ансамбльгә иярә башладым. Ә бишенче баламны тапкач, тулысынча йөри башладым.» , — дип ансамбль белән таныштырды Любовь Васильева һәм бергәләп керәшен такмакларын җырладылар.
«Сөнәкәй»леләр бик күп җирләрдә чыгыш ясыйлар. Җөридә узучы Питрау бәйрәменә дә ел саен киләләр.
«Мамадышта, Чиләбедә, Казанда булган бар. Чакырган җиргә барырга тырышабыз. Зур итеп кунак итәләр» — дип әйтә Леонид Васильев.
Керәшеннәр кунакчыл икәнне беләбез. Тапшыруга алар керәшен ризыкларын да пешереп килгәннәр: покрау пиругы, керәшен боткасы, күзикмәк, тәбә, каймаклы икмәк, казан ашы һәм башкалар. Аларның һәркайсы белән таныштырып, ничек әзерләүләре турында да сөйләделәр, һәм, әлбәттә, тапшыруның алып баручысы алардан авыз итеп карады.
Фото: видеодан скрин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев