Башкортстан җитәкчеләре Ахман авылының үсешенә сокланганнар
17 январьдә Башкортстан республикасы башлыгы Радий Хәбиров эш визиты белән Ахман авылында булды.
Бакалы районының бу авылында керәшеннәр яши.
“Радий Фәритович 2020 елда монда булган һәм музей урнашкан бинага капиталь ремонт кирәклегенә игътибар иткән иде. Бүген Радий Фәритович авыл мәдәният йортының ничек үзгәрүен шатланып билгеләп үтте. Холлда аны «Хәйят» һәм «Ахманай» иҗат коллективлары җырлап каршы алды. Аннары яңартылган бина буйлап экскурсия уздырдык, легендар якташларыбыз музеенда булдык. Бигрәк тә аны зәвык белән бизәлгән уңайлы китапханә, шулай ук аның тарихы һәм кулдан эшләнгән әйберләре белән туган якны өйрәнү почмагы сокландырды”,– дип хәбәр иттеләр Ахман авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре.
Фотолар Ахман авылы китапханәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев