Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

«Бәрмәнчек»ләр Чиләбедә булып кайтты

14-15 ноябрьдә Чиләбе өлкәсенең Нагайбәк районындагы Фершампенуаз, Остроленко, Париж авылларында һәм Магнитогорск шәһәрендә керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле гастрольләрдә булды.

Чиләбе өлкәсендәге карендәшләр безнең «Бәрмәнчек» концертларыннан соң залдан чыгып китәргә теләмичә озаклап кул чапты. Тамашачылар: «Эх, нишләп бездә дә юк соң мондый ансамбль», — дип соклану аша уфтану белдерде. Татарстаннан ук нагайбәк керәшеннәренең күңелен күрер өчен килгән «Бәрмәнчек» артистларын, ягъни безне үз туганнары кебек сөенеп кочкан тамашачыларның җылысын тойганнан соң, «Туганнарның сагынган чагы» дип аталган концертыбыз турында «җисемнең исеменә тәңгәл килүе» дип әйтү ялгыш булмас, мөгаен.

Чиләбе өлкәсенә мондый зур концерт белән бармаганыбызга байтак ел узган икән…

Карендәшләребез, җилле суык көн булуга карамастан, автобустан калын курткаларга төренеп килеп чыккан артистларны күлмәкчән генә, ипи-тоз һәм җыр белән ничек зурлап каршы алган булсалар, җырдагыча, «җырак араларны җакын итеп, бер күрешер өчен килдегез, инде кабат болай озак көттермәгез, безнең ишекләр сезнең өчен һәрвакыт ачык», — дия-дия зурлап, нәкъ үзебезнең җолаларга туры китереп, җырлап озатып та калдылар.

Екатерина II (үзебезчә, Әби патша) әмере белән, ил, чик сакчылары, казак отрядлары төзер өчен, хәзерге Башкортстан республикасындагы Бакалы районының керәшен авылларыннан Чиләбе өлкәсенә, Магнитогорск шәһәреннән 70 чакрым арырак Гомбәй елгасы буена, бер казык та кагылмаган ялан кыр уртасына, солдат хезмәтенә ярарлык иң көчле ир-атлар, өй эчләре белән тамырыннан күчереп утыртылган керәшеннәр — шул гомердән бүгенге көнгә кадәр ничә буын әби-бабайлары калдырган мирасны, җыр-моңнарны саклап, казак хезмәтенә генә түгел, әйләнә-тирәгә дә яраклашкан нагайбәкләр. Ничә гасыр дәвамында формалашкан тел үзенчәлеге, җыр-көйләрнең безнекеннән аермалыгы һәммәбезгә дә яхшы таныш.

Төрле төбәктән җыелган керәшен фольклоры программасында үзләренең нагайбәк җырларын ишеткәч, «нәкъ безнеңчә җырлыйсыз», дип бермә-бер сөенеп, кушылып җырлап утыручыларны да; 17 еллык тарихы, инде нык аякка басып атларлык үз юлы булган «Бәрмәнчек»нең кемнәрдер өчен әле көтелмәгән ачыш-яңалык булуын да бу концертларыбызда үз күзләребез белән күрдек.

Гомер эчендә бер тапкыр да күрешмәгән туганын тапкандай, «без дә казаклар бит», дип концерттан соң килеп рәхмәт әйткән рус милләтеннән булган тамашачыларның бәясе дә күңелләребезгә хуш килде. Барысы да теләкләрнең иң яхшыларын, яктыларын, изгеләрен теләп калдылар: «17 яшь — яшьлекнең чәчәк аткан иң матур вакыты. Тыныч-имин ил-көннәрдә кешеләргә шатлык таратып йөрер юлларыгыз күп һәм киң, ачык булсын! һәр концертыгыз сезне яратып, көтеп алган тамашачы белән тулы залларда үтсен!Һәр яуланган үрләрегез зурдан-зур уңышлар китерсен! Амин».

Елена ГРИГОРЬЕВА (ДАНИЛОВА),
«Бәрмәнчек» ансамбле артисты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев