«Бәрмәнчек» ансамбле Россия Оборона министрлыгыннан Рәхмәт хаты алды
Июнь ае башында Казан Суворов училищесы базасында «Бердәмлектә – Көч!» исемле III Халыкара кадетлар дуслыгы фестивале узды.
«Бәрмәнчек» дәүләт керәшен фольклор ансамблен әлеге фестивальнең йомгаклау чарасында чыгыш ясарга чакырганнар. Ансамбль анда нагайбәк һәм рус халык җыруларын, биюләрен башкарган.
«Бәрмәнчек» дәүләт керәшен фольклор ансамбле коллективы Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге әгъзасы булган илләрнең югары һөнәри белем бирү уку йортлары укучылары арасында үткән «Бердәмлектә – Көч!» исемле III Халыкара кадетлар дуслыгы фестивален уздыруда югары профессиональлык күрсәтеп, өлеш керткәне өчен Россия Федерациясе оборона министры урынбасары, Россия Федерациясе Кораллы Көчләре Баш хәрби-сәяси идарәсе начальнигы, армия генералы Виктор Петрович Горемыкиннан рәхмәт хаты алды.

Кадетлар дуслыгы фестивале – ел саен үткәрелә торган масштаблы чара. Анда Суворов, Нахимов һәм кадет училищелары укучылары һәм РФ Оборона министрлыгы корпуслары, шулай ук чит ил училищелары тәрбияләнүчеләре катнаша. Фестивальләрнең төп максаты – төрле төбәк һәм илләрдән килгән кадетлар арасында дустанә элемтәләрне ныгыту, шулай ук тәҗрибә һәм белем уртаклашу.
Фото: «Бәрмәнчек» ансабмле архивы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев