«Бәрәкәт» яшьләре Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясенең гомуми җыелышында катнашты
Кичә Казанның Халыклар дуслыгы йортында Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясенең гомуми җыелышы узды. Анда Татарстан яшьләр ассамблеясенең 2025 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды.
Гомуми җыелышта Россия дәүләт милли сәясәтенең үсеш перспективалары каралды, шулай ук, яшьләр ассамблеясе советының яңа составы сайланды.
Анда республика төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге җитәкчесе Игорь Шрыков, аның урынбасары Лиана Самойлова, активист Дмитрий Баранов та катнашты.
Гомуми җыелыш утырышы кысаларында «Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясы» төбәк яшьләр иҗтимагый берләшмәсенең рәисе итеп Вячеслав Шаталовны сайладылар. Элегрәк ул Татарстанның рус милли-мәдәни берләшмәсенең яшьләр хәрәкәте лидеры иде. Шулай ук, Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе Рәисе урынбасарлары сайланды. Алар – ТР башкорт милли-мәдәни автономиясенең яшьләр бүлеге активисты Тимур Саргалиев һәм Яшьләр ассамблеясенең Әлмәт районындагы бүлекчәсе җитәкчесе Орхан Ягубов.
Җыелышта Татарстан Республикасы Рәисе департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы урынбасары Аделя Хәйруллина; Татарстан яшьләр эшләре министры урынбасары Владислав Усанов; Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Валиуллин; Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры Тимур Кадыйров катнашты.
Утырыш барышында Татарстан яшьләр ассамблеясенең 2025 елдагы эшчәнлегенә Диляра Дамар нәтиҗә ясады.
«2025 ел безнең күпмилләтле яшьләр өчен уңышлы булды. Яшьләр Ассамблеясе республикабызга югары белем алу өчен килүче чит ил студентларының социомәдәни адаптациясенә аерым игътибар бирә. 2025 ел безнең өчен алга китеш елы булды: беренче тапкыр «Росмолодежи» грантын алып, Россия халыкларының Яшьләр Ассамблеясе белән берлектә масштаблы төбәкара форум уздырдык. Ул Халыклар бердәмлеге көненә багышланды» — дип билгеләп үтте Диләрә Дамар.
Россия Дәүләт милли сәясәте һәм перспективалары турындагы Ренат Вәлиуллин чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, 2036 елга кадәр милли мәдәниятләрнең һәм телләрнең күптөрлелеген саклау, шул ук вакытта Россиянең күпмилләтле халкының бердәмлеген ныгыту төп максат. Аның әйтүенчә, стратегияне гамәлгә ашыруда нәкъ менә яшьләр зур роль уйный. Проектларны стратегия максатларына турыдан-туры таянып төзергә кирәк, чөнки ул финанс алу мөмкинлекләрен арттырачак.
Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясенең гомуми җыелышы бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев